Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Украинага 125 миллион долларлык хәрби ярдәм күрсәтәчәк


АКШның Mark VI хәрби көймәсе.
АКШның Mark VI хәрби көймәсе.

Дүшәмбе АКШ саклану министрлыгы Украинага 125 миллион доллар күләмендә хәрби ярдәм күрсәтеләчәген хәбәр итте.

Ярдәм кысаларында Украинага яр буе суларын күзәтеп торыр өчен ике Mark VI патруль көймәсе бирелә. Шулай ук артиллерия утын ачыклый торган радарлар, иярченнәрдән сурәтләр ала һәм аларны эшкәртә торган җиһазлар, кырда корылучы медицина җиһазлары тапшырыла.

Әлеге чаралар Украина өчен Джо Байден идарәсе тарафыннан расланган беренче ярдәм булды. Украинага хәрби көймәләр биреләчәге узган җәйдә әйтелгән иде. Дәүләт департаменты бу катерлар белән Украина үзенең Азов диңгезендәге икътисади биләмәләрендә елгаларда һәм яр буе суларында нәтиҗәле рәвештә күзәтү алып бара алачак дип белдерде. Украина моңарчы шундый алты катерны куллана иде.

Конгресс Украинага быел 150 миллион долларлык хәрби ярдәм күрсәтүне раслады. Әлеге акчалар Америкада эшләнүче корал һәм җиһазларга тотылырга тиеш, тик моны Украина Пентагон һәм АКШ дәүләт департаменты аның хәрби реформаны башкаруда "тиешлечә прогресска ирешкән" булуын күргән очракта гына эшли ала. АКШ саклану министрлыгы Украинага "кораллы көчләр контролен ныгытучы, саклану индустриясендә ачыклык һәм хисап бирүне арттыручы һәм саклану өлкәсен НАТО стандартлары һәм принципларына ярашлы рәвештә яңартучы реформаларны киңәйтергә" чакыра.

2020 елның июнендә Пентагон Киевка 250 миллион долларлык хәрби ярдәм раслады дип хәбәр ителде. Пентагон үзенең белдерүендә Украинаны "Русия белән стратегик көндәшлектә алгы сызыкта иң мөһим партнер" буларак телгә алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG