Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге мәхкәмә RFE/RLның "ят агент" статусы белән бәйле шикаятьләрен кире какты


Медиакорпорация президенты Джейми Флай Азат Европа/Азатлык Радиосына штрафлар салу карарларын "дәүләтнең матбугат чаралары ирегенә һөҗүме" дип атады.

Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Криворучко 3 мартта Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенең апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәде. RFE/RLның "ят агент" дип танылган матбугат чаралары материаллары тиешле рәвештә тамгаланмаган өчен Роскомнадзор корпорациягә штрафлар салган иде, 10 февральдә беренче дәрәҗә мәхкәмә аларны раслады.

Медиакорпорация президенты Джейми Флай штрафлар салу карары белән килешмәвен белдерде. "Мәхкәмәнең бүген безнең шикаятьләрне канәгатьләндермәү карары белән дә килешмибез. Роскомнадзорның яңа фәрманы - дәүләтнең матбугат чаралары ирегенә һөҗүме, Русия Конституциясен һәм "Матбугат чаралары турында" канунын бозу", диде ул. RFE/RL президенты материалларны тамгалауны журналистлар эшенә тыкшыну дип искәртте һәм бу Азатлык Радиосы, Настоящее время телеканалы һәм корпорациянең башка редакцияләренә карата тискәре мөнәсәбәт тудыру өчен эшләнә дип белдрде. Флай сүзләренчә, корпорация бүгенге карарны югары инстанция мәхкәмәләрендә шикаять итәчәк.

Мәхкәмә эзрлекләүләре һәм Кремль басымына карамастан, RFE/RL Русиядә үсештә булган аудиториясен ташларга җыенмавын да белдерде. "Русия җәмгыяте объектив һәм бәйсез мәгълүмат алуга мохтаҗ булган әлеге вакытта RFE/RL-ны безнең редакция бәйсезлегенә йогынты ясарга һәм укучыларга, караучыларга һәм тыңлаучыларга барып җитүне өзәргә тырышулар туктатмаячак", диде Флай.

RFE/RL-ның популярлыгы артканнан арта бара. Аерым алганда, 2021 елда Азатлык радиосының Рус хезмәте сайтларына аена 16 миллион кеше керә.

  • Узган ел Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды. Әлеге кагыйдәләр чыкканчы Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе юстиция министрлыгы таләпләрен үтәп килде.
  • Хәзергә булган мәгълүматка караганда, Роскомнадзор мәхкәмәгә әлеге таләпләрне үтәмәүне теркәгән барлыгы 260 беркетмә тапшырырга җыена. Штрафларның гомуми суммасы 75 миллион сумга җитәргә мөмкин. Беренчел мәхкәмә тарафыннан корпорациягә инде 19 миллион сумлык штрафлар салынган. Бу мәхкәмә карарлары канун билгеләгән тәртиптә шикаять ителәчәк, RFE/RL алар ватандашларның мәгълүматны ирекле рәвештә алу хокукына каршы килә дип саный. "Интерфакс" Роскомнадзор матбугат хезмәтенә сылтанып язуынча, RFE/RL материалларын тамгалаудан баш тартса, "штрафлар берничә тапкырга артырга" яки "корпорациянең Русиядәге сайтлары томаланырга мөмкин" дип белдергән.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Былтыр 28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде. Әлеге карарлар да шикаять ителә башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG