Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда КПРФ протестка чыккан яшьләрне тоткарлауны тәнкыйтьләде


Юрий Синельщиков.
Юрий Синельщиков.

Җавап йөзеннән КПРФ Казанда 20 мартта митинг уздырырга җыена.

Татарстан Дәүләт шурасының КПРФ фракциясе яшьләрнең сәясәттә хокуклары бозылуын белдерде. Бу хакта республика парламентында узган матбугат очрашуында Русия думасы депутаты Юрий Синельщиков белдерде.

"Яшьләр сәясәткә тартыла башлады. Алар тигезсезлек, гаделсезлек күрә. Русиядә яшьләр акциядә катнаша башласа, аларга көтүгә кебек карыйлар. Олыларга әле башкачарак караш хөкем сөрә. Әйтик, Навальныйны яклап килештерелмәгән сәяси акциягә яшьләр чыкса, кагыйдә буларак, аларны автозакларга утыртырга кирәк дип саныйлар. Ләкин яшьләрне канун сакларга тиеш. Алар хокук бозып акциягә чыга икән, шул ук вакытта көч кулланмый икән, аларны тоткарларга кирәкми, диелә канунда. Ә бездә көтүдәге кебек һәрберсен машиналарга ыргыталар", диде ул.

Бу уңайдан, КПРФның Татарстан бүлеге 20 мартта Казанда митинг уздырырга җыена. Ул көнне коммунистларның протест чаралары Русиянең зур шәһәрләрендә узар дип көтелә. Митинг 30 ел элек узган СССРны саклау референдумына багышланачак. КПРФның митингын Казан мэриясе әлегә килештермәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG