Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиевне 2019 елгы Хәтер көне өчен ачылган җинаять эше нигезендә сорау алуга чакырганнар


Фәрит Зәкиев.
Фәрит Зәкиев.

Җинаять эше нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү маддәсе нигезендә ачылган.

Фәрит Зәкиев 5 мартта Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылган. Аның нинди статуста чакырылуы әйтелми, бу 2019 елда узган Хәтер көне митингыннан соң 2020 елда ачылган җинаять эше белән бәйле диелгән. Җинаять эше нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү маддәсе нигезендә ачылган.

"Бүген иртән ФСБ һәм ОМОН килеп фатирда һәм ТИҮ бинасында тентү уздырды. Минем һәм хатынымның смартфонын алдылар. Иртәгә Тикшерү комитетына сорау алуга чакырдылар, әмма минем кем буларак чакырылуым турында әйтмәделәр. Бу канунсызлык һәм башбаштаклык. Җинаять эше дә бик сәер, ТИҮ бу митингны оештыручы булмады, аны физик затлар оештырды", диде Зәкиев Азатлыкка.

Активистның яклаучысы Алексей Златкин да 2019 елгы Хәтер көне митингы өчен җинаять эше ачу сәер күренә диде. Аны 2020 елның җәендә ачканнар, әмма тикшерү блумаган. Алай гына да түгел, былтыр әлеге хокук бозу өчен берничә активист административ җаваплылыкка тартылды.

"Әлеге Хәтер көне өчен административ җаваплылыкка тарту булды. Моңа карата җинаять эше ачыла алмый, чөнки бу икеләтә җаваплылык дигән сүз булачак", диде юрист Азатлыкка.

Зәкиев йортында тентүгә Златкинны кертмәгәннәр.

"Куәт оешмалары вәкилләре вазифаларыннан кулланып, басым ясарга һәм Югары мәхкәмә өчен нинди дә булса дәлилләр җыярга тырыша. Әлеге җинаять эшенә Зәкиевнең бер катышы да булмаска тиеш — гаепләнүче буларак та, шаһит буларак та. Бездә җинаять эше ачылу турында хәтта карар да юк, анда нәрсәләр язылуы турында беркем белми", диде Златкин.

2019 елгы Хәтер көнненән соң берничә активистка штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре бирелде. Алар митингның темасына кагылмаган чыгышлар ясаган диелде.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG