Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай "Поляр ефәк юлы" төзи һәм Антарктиданы үзләштерү белән шөгыльләнәчәк


Пекинны бозлыклар эрүдән соң ачылган яңа транспорт коридорлары һәм файдалы казылмалар чыгару кызыксындыра.

Кытай "Поляр ефәк юлы" төзиячәк һәм Арктика, Антарктика төбәкләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта 2021-2025 еллар өчен "биш еллык план"га сылтанып Reuters хәбәр итә.

Документка ярашлы, Кытай "Төньяк котып буенча прагматик хезмәттәшлектә катнашачак" һәм "Көньяк котыпны саклау һәм куллануда катнашу сәләтен арттырачак",

Хәбәр ителүенчә, Пекинны бозлыклар эрүдән соң ачылган яңа транспорт коридорлары һәм файдалы казылмалар чыгару кызыксындыра.

2018 елда Кытай хакимиятләре Азия һәм Европа арасында Арктика аша яңа йөк маршрутлары төзү планнарын чыгарган иде. Кытайның әлеге ниятләре экспертларда борчу уятты, бу төбәктә экологик баланска зыян салырга мөмкин диделәр.

Узган елда Пекин 2022 елда яңа Төньяк котыпта бозлык динамикасын һәм корабчылыкны күзәтүче иярчен җибәрү турында белдерде.

Соңгы елларда Арктика белән күп кенә илләр кызыксына башлады. Русия Төньяк котыпта хәрби базаларын торгыза һәм киңәйтә, Төньяк диңгез юлын булдыра һәм төбәктә табигать байлыкларын үзләштерү турында планнар кора. АКШ һәм аның беректәшләре Мәскәүгә һәм Пекинга бу уңайдан хәрби-икътисади каршы тору стратегиясе турында белдерде. Пентагон Русиянең төньяк киңлекләрендә Русия хәрби активлыгын тыеп тору өчен Норвегия B1-B Lancer бомбалаучыларын китереп куйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG