Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Jadid Fest" фестивале Казандагы сулыкларга багышлана


2019 елгы "Jadid Fest"
2019 елгы "Jadid Fest"

"Jadid Fest" кысаларында махсус журнал чыгачак.

Казанда 3-4 апрель "Jadid Fest" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел "Jadid Fest" фестивале Казандагы сулыкларга багышлана һәм беренче тапкыр Милли китапханә бинасында узачак.

Фестивалне оештыручы Рәдиф Кашапов Азатлыкка сөйләгәнчә, хәзерге вакытта су янында урнашкан җирләр популяр. Мисал итеп ул Кабан күлен, Яңа бистә җирләрен һәм Манзара паркын китерде. Шуңа күрә, оештыручылар быелгы "Jadid Fest"ны сулыкларга багышларга уйлаган. Өстәвенә, Милли китапханә дә Казансу буенда урнашкан, ди Рәдиф.

Фестиваль кысаларында суга багышланган әдәби журнал да басылачак. Хәзерге вакытта журнал өчен текстлар туплана. Журналның төп темасы – су. "Без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән елгалар, каналлар, күлләр суы да. Без әлеге темага, сулыклар янында яшәүгә, сулыклар белән бәйле тарихи вакыйгаларга багышланган кечкенә күләмле текстлар – шигырь, эссе, новелла көтәбез", дип сөйләде Рәдиф.

Фестивальда шулай ук күргәзмәләр, лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманс, воркшоплар көтелә. Фестивальнең төп оештыручысы Милли китапханә белән Дөнья татар яшьләре форумы.

"Jadid Fest" 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Былтыр фестиваль пандемия аркасында булмый калды. 2019 елның "Jadid Fest" фестивале Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган иде һәм беренче тапкыр бер атна дәвамында барды.

"Jadid fest" фестиваленең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG