Татарстанда соңгы елларда балаларның үз-үзенә кул салу очраклары кимеп бара. 2018 һәм 2019 елларда 17 һәм 13 шундый очрак булса, 2020 елда 11 очрак теркәлгән. Бу саннарны авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм Фондында китергәннәр.
11 очракның бишесе Казанда булган. Зәй районында ике, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Үлүчеләрнең күпчелеге (тугызы) 15тән 17 яшькәчә яшүсмерләр диелә. Балалар суициды очраклары күбрәк шәһәрләргә туры килгән.
Шул ук вакытта балаларның үз-үзенә кул салырга омтылуы күрсәткечләре дә елдан ел азая бара диелә. 2018 елда 64 очрак булса, 2020 елда 36 шундый хәл булган. 25 очракта кыз балалар шундый адымга барган диелә.
Идел буе төбәкләре һәм Башкортстанда да балалар суициды очраклары кимүе күзәтелә дип белдергән Фонд вәкилләре.
Психологлар әйтүенчә, балалар күпчелек очракта педагоглар белән сүзгә килү, гаиләдә ызгыш, бәхетсез мәхәббәт аркасында, шулай ук үзләренә игътибар иттерер өчен үз-үзләренә кул сала. 20 процент очракта бу адымның сәбәпләре ачыкланмаган килеш кала диелә. Тик һәр очракта да бала өстенә төшкән кайгыны уртаклашырга кеше тапмый, ярдәм кулы сузучы булмаганга шундый аянычлы адым ясый дип искәртелә.
Шул ук вакытта балаларның Интернет тәэсирендә үз-үзләренә кул салулары дәлилләнмәгән диелә. Аерым алганда, Татарстанда 2018-2019 елда балалар суициды очракларының берсе дә Интернетның начар йогынтысы аркасында булмаган, дип белдергән Татарстан балалар омбудсмены.
Шуңа карамастан, Русиядә Балалар хокуклары вәкиле Анна Кузнецова үзенең еллык чыгышында Интернетның балигъ булмаганнар сәламәтлегенә зыян китерүе мәсьәләсен тикшереп торуга игътибар бирергә кирәк дигән фикерне ассызыклаган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!