Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамай Юлдашны башкорт халкына нәфрәт уятуда гаепле дип тапкан карар үз көчендә калды


Рамай Юлдаш.
Рамай Юлдаш.

Активист Рамай Юлдаш ВКонтактедагы язмасы өчен 10 мең сум штрафка тартылган иде.

10 мартта Мари Иле Югары мәхкәмәсендә татар активисты Рамай Юлдашны башкорт халкына нәфрәт уятуда гаепле дип тапкан Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсе карарына апелляция утырышы узды. Югары мәхкәмә Рамай Юлдашка хөкем карарын үз көчендә калдырды. Шулай ук 10 мең сум штраф карары да үзгәрешсез калды.

Рамай Юлдаш Азатлыкка сөйләгәнчә, ул һәм аның адвокаты Югары мәхкәмә карары белән риза түгел, һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять бирергә җыеналар.

26 гыйнвар Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тартты. Бер көн элек аны прокуратурага чакыртып, административ эш ачу турында карар тапшырганнар иде. Рамай Юлдаш 30 октябрь ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде. Хөкемдар Рифкать Сабирҗанов Рамай Юлдашны гәепле дип таныды һәм аңа 10 мең штраф салды.

Прокуратура документында әйтелгәнчә, ВКонтактедагы постта башкорт милли хәрәкәте вәкилләре татар телен кысрыклауда гаепләнә.

Рамай Юлдаш әлеге постны мин язмадым, башка бер социаль челтәрдән күчереп куйган идем, диде. Әлеге вакытта язма алып куелган. Азатлык ачыклавынча, мондый эчтәлектәге пост Facebookтагы бер төркемдә бар.

Узган атнаны Башкортстан Иҗтимагый пулаты да Татарстан медиаларына шикаять итеп прокурорга мөрәҗәгать итте. Иҗтимагый пулат Башкортстанда татарларны кысрыклыйлар дигән фикер бирелүгә зарлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG