Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга өй сагы өч айга озайтылды


Роберт Мусин.
Роберт Мусин.

Роберт Мусин 2021 елның 4 июленә кадәр өй сагында калачак.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Татфондбанк" акционерлык җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Роберт Мусинның өй сагында тору вакытын тагын өч айга озайтты. Мусин 2021 елның 4 июленә кадәр өй сагында калачак дип хәбәр итә Татарстан басмалары.

Мусинның өй сагы вакыты 4 апрельдә чыга. Аның тикшерүдән һәм мәхкәмә гамәлләреннән качу ихтималы барлыгын искәпкә алып, дәүләт гаепләүчесе иреген чикләү чарасын озайтырга сораган. Бу үтенечкә каршы килүчеләр булмаган. Моннан тыш, Роберт Мусинның милеге һәм банк хисапларын кулга алу вакыты да 4 июньгә кадәр озайтыла.

Бөлгенлеккә төшкән "Татфондбанк"ның элеккеге җитәкчесе Роберт Мусин эшен мәхкәмә 2019 елның 14 августында карый башлады. Мусинга Русия Җинаять кодексының 201нче маддәсе (вәкаләтләрен арттырып куллану) нигезендә гаепләү белдерелгән. Ул китергән зыян 53 миллиард сумга җитә диелде.

22 февральдә Мәскәүдә "Татфондбанк" һәм "Тимер-банк"ның элекке топ-менеджерлары кулга алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG