Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Звезда Поволжья" гәзите мөхәррире Уфада ТИҮ әгъзалары белән очрашты


Уфада Руслан Әхмәтов белән очрашу.
Уфада Руслан Әхмәтов белән очрашу.

Руслан Әхмәтов басманың эчтәлеген баетуда һәм таратуда ярдәм сорады.

16 март Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә Казаннан килгән "Звезда Поволжья" гәзите мөхәррире Руслан Әхмәтов белән очрашу узды. Русланны озатып йөрүче Чаллы милли хәрәкәте активисты Зиннур Әһлиуллин Уфага килү максатын ике арада күпер булдыру белән аңлатты.

"Руслан яшь кеше, аңа рухи да, матди дә ярдәм кирәк. Газетны тарату юлларын да камилләштерәсе бар. Шуңа без сезнең белән таныштыру, яңа авторлар табу максатында килдек", диде ул. Ул шулай ук төркичелек, әрмән-азәрбайҗан мөнәсәбәтләре турында да кайбер фикерләре белән бүлеште.

Руслан Әхмәтов басманың эчтәлеген баетуда һәм таратуда ярдәм сорады.

Руслан Әхмәтов
Руслан Әхмәтов

"Газетның дүрт юнәлешен билгеләп була. Алар: милли мәсьәлә, тарих, мәгариф һәм мәдәният. Без шул юнәлешләрдә язмалар бирәбез. Белүегезчә, әти узган елның 13 октябрендә бакыйлыкка күчте. Аннан соң мин газетны үз кулыма алдым, узган ел – 11, быел 9 сан чыгардым. Гәзитне таратуда, эчтәлеген баетуда сездән ярдәм көтәм", диде.

Ул басмада татар мәктәпләрен ничек ачу һәм аларның санын арттыру, татар балалар бакчалары, татар университеты булдыру турында язмаларның түрдә булырга тиешлеген әйтте. Казанда берничә генә татар мәктәбе калуына борчылу белдерде.

Руслан Әхмәтов гәзиттә Бөтентатар иҗтимагый үзәге тирәсендәге хәлләрнең даими яктыртылуын сөйләде. ТИҮне яклаган язмалар даими басылуын, прокуратурага да сүз бирелүен әйтте. "Аларның корылтайларында катнаштым. Минем өчен төп сораулар: хәрәкәттә яшьләр бармы? Кем аларны алыштыра? Әлбәттә, аларның яшь алмашлары юк дәрәҗәсендә", диде Руслан Әхмәтов.

Чарада катнашучылар гәзитнең элек тирән эчтәлекле булуы, аналитика көчле булуын билгеләделәр. Соңгы чорда аны алдырып булмауга зарландылар. Руслан гәзитне тарату өчен Роскомнадзор белән килешү төзергә җыенуын әйтте, әлегә электрон рәвештә алдырырга мөмкин икәнлеген билгеләде. Аның сүзләренчә, бер электрон гәзит нибары 30 сум гына тора. ТИҮ вәкилләре электрон гәзитне алдырырга, ай саен матди ярдәм итеп торырга ышандырды.

"Звезда Поволжья" газеты элек 3 мең данә булып чыга иде. Пандемия башлангач башта 1500гә, аннан 600гә калган.

Руслан Әхмәтов социаль челтәрләрне күбрәк кулланырга кирәк дип саный, әмма басманың эчтәлеге шул килеш калырга тиеш ди. "Әти чорында социаль челтәрләрне җитәрлек файдалану булмады. Яшьләр күбрәк социаль челтәрләрдә утыра. Алар анда аралашалар, фикер алышалар. Элекке сәхифә бу форматта эшли алмый иде. Мине шушы борчый. Мин шул юнәлештә дә эшләргә җыенам. Ә басма гәзиткә килгәндә, мин әти чорындагы эчтәлеккә канәгать. Алай чыгарырга кирәк әле. Әлегә мин аны үзгәртмәс идем, әти юлыннан барыр идем".

Бәйсез "Звезда Поволжья" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов былтыр көз вафат булды. Газетны аның ул Руслан Әхмәтов чыгара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG