Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Twitter-дан "МБХ медиа" аккаунтын бетерүне таләп итә


The Twitter app on a mobile phone - geneic
The Twitter app on a mobile phone - geneic

Роскомнадзор "МБХ медиа" Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылган "Ачык Русия" материалларын бастыра дип саный.

Роскомнадзор "МБХ медиа"ның Twitter-дагы аккаунтын алып куюны таләп итеп, социаль челтәрнең җитәкчелегенә язган. Бу турыда "МБХ медиа" хәбәр итә.

Роскомнадзор "МБХ медиа" Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылган "Ачык Русия" материалларын бастыра дип саный. "Русия Баш прокуратурасының 2018 елгы канун бозып таратылучы мәгълүмати ресурсларга керүне чикләү чаралары күрү турында таләбе нигезендә http://twitter.com ресурсына керү Русиядә элемтә операторлары тарафыннан чикләнелә" диелгән Роскомнадзор хәбәрендә.

Ләкин моңа кадәр оешма "МБХ медиа"ны алдан кисәтмәгән. Сайтның баш мөхәррире Вероника Куцылло Роскомнадзор яңа юл тапкан – провайдерларга басым ясый, дип саный.

Куцылло "МБХ медиа" бернинди оешмаларга да катнашы юк һәм аларның материаларын бастырмый дип белдергән.

2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура OR (Otkrytaya Rossia), Open Russia Civic Movement, Британиядәге Open Russia ("Ачык Русия" иҗтимагый челтәрле хәрәкәт), АКШтагы Institute of Modern Russia, Inc ("Бүгенге Русия институты") оешмаларын "теләнмәгән оешма" дип игълан итте. Ул вакытта Русия юстиция министрлыгы Русиядә бу оешмаларның бүлекләре юк дип белдерде. Шулай булгач, Русиядә эшчәнлек итүче "Ачык Русия"нең әлеге оешмаларга кагылышы юк һәм ул "теләнмәгән" була алмый. Шуңа карамастан, оешма әгъзаларына карата "теләнмәгән оешма эшчәнлеге" турында административ һәм җинаять эшләре кузгатыла.

2019 елның 24 февралендә Мәскәүдә "Ачык Русия" Русия иҗтимагый оешмасы (РОО "Открытая Россия") гамәлгә куела, ә шундый ук исемдәге хәрәкәт шул елның мартында үзенең бетерелүе турында хәбәр итте.

10 мартта Роскомнадзор Twitter тизлеген киметә башлавын игълан итте. Күзәтү оешмасы социаль челтәр "балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салуына чакыру, балалар порнографиясе, әфьюн матдәләр куллану турында мәгълүмат" чыгара дип саный. Әлеге контент алып ташланмаса, Twitter гомумән томаланачак дип белдерде Роскомнадзор.

Аннан алда Русия думасы спикеры Вячеслав Володин илдә "дигитал суверенлык"ны яклау кануннары арттырылачак дип кисәтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG