Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элемтә операторлары шәхси мәгълүматларны Роскомнадзорга тапшырырга тиеш булачак


Роскомнадзорга абонентларның шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге "соры" SIM-карталар һәм моның белән бәйле мошенниклык кылуларга каршы көрәш белән аңлатыла. 

Элемтә операторларына абонентларның шәхси мәгълүматларын Роскомнадзорга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта хөкүмәт карары өлгесенә сылтанып РБК яза.

Документка ярашлы, мондый мәгълүматларга, аерым алганда, абонентларның исеме, яшәү урыны, туган елы, шәхесләрен ачыклаучы документларының саннары, шалтыратулар һәм хәбәрләр алмашу турында мәгълүматлар керә.

Әлегә мондый мәгълүматны махсус хезмәтләр һәм хокук саклау оешмалары гына алу мөмкинлегенә ия.

Роскомнадзорга абонентларның шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге "соры" SIM-карталар һәм моның белән бәйле мошенниклык кылуларга каршы көрәш белән аңлатыла.

Әмма РБК сораштырган әлеге өлкә вәкилләре мондый көрәш өчен шулкадәр күп мәгълүмат кирәкми дип саный. Моннан тыш, хөкүмәт карары элемтә серен бозуга һәм русияләрнең шәхси мәгълүматлары читкә китү куркынычына китерергә мөмкин диләр.

Элегрәк Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм багланышлар министрлыгы мобиль телефонның кайдалыгын сер итеп саклана торган мәгълүмат исемлегеннән чыгаручы канун өлгесе әзерләве билгеле булды. Министрлык мондый канун югалган кешеләрне эзләүне тизрәк оештырырга ярдәм итәр дип саный. Канун кабул ителсә, хокук саклау оешмалары бу мәгълүматны сорау нигезендә мәхкәмә карарыннан башка да ала алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG