Accessibility links

Ленара Иванова Башкортстанда эшсезләр күбәюен пособиеләр арту белән аңлаткан


Ленара Иванова.
Ленара Иванова.

2020 елда Башкортстанда эшсезләр саны биш тапкыр арткан. 

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәт киңәшмәсендә республикада эшсезләрнең рәсми санын хәбәр итте. 2021 елның 1 гыйнварына Башкортстанда 106,5 мең кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән, 2020 ел башына бу сан 18,3 мең кеше булган дип сөйләде Иванова. 2020 ел эчендә эшсезләр биш тапкыр арткан.

Ленара Иванова сүзләренчә, эшсезләр саны артуга эшсезлек пособияләренең күтәрелүе сәбәп булып тора. Моннан кала, балигъ булмаган балалары булган эшсезгә һәр баласына 3 мең сум күләмендә өстәп тә түләнә, әлеге мөмкинлек тә эшсезләр саны артуга китерә дигән министр.

Эшсезләр саны артуга шулай ук кешеләрнең "өйдән чыкмыйча гына" эшсез булып теркәлү мөмкинлеге булуы да тәэсир итте дигән Иванова.

"Узган көздән бирле вазгыять һәрвакыт яхшыра бара, теркәлгән эшсезләр саны 47,5 меңгә кимеде" дип хисап биргән министр. Әлеге күрсәткеч икътисадның торышы яхшыруы, ярдәм чаралары күрсәтелү, "мәшгульлек хезмәтенең төгәл эшләве" аркасында яхшыра дип саный түрә.

Узган елның сентябрендә Ленара Иванова ЭКО ярдәмендә бала таптыру дәүләткә кыйммәткә төшә дип зарланган иде. Башкортстанда бала туу санын арттыру өчен ул яшь мигрантларны республикага тартырга кирәк дигән фикер дә әйтте. Аның бу сүзләре социаль челтәрләрдә ризасызлык тудырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG