Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе итеп Булат Алеев билгеләнде


Булат Алеев.
Булат Алеев.

Әлеге вазифадагы кеше төрле митинг һәм пикетларны да килештерә. Элек Казан башкарма комитеты идарәсен Евгений Варакин җитәкли иде.

Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе итеп элек шәһәрнең Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын башкарган Булат Алеев билгеләнде. Аны дүшәмбе Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

Метшин сүзләренчә, Булат Алеев башкарма комитетта студент елларыннан эшли һәм барлык баскычларны узган. "Идарә җитәкчесе вазифасы – шәһәр администрациясендә төп позиция. Бу җаваплы юнәлеш, чөнки иҗтимагый оешмалар, коллектив эше һәм башка бик күп юнәлешләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк", дигән шәһәр башлыгы.

Әлеге вазифадагы кеше төрле митинг һәм пикетларны да килештерә. Элек Казан башкарма комитеты идарәсен Евгений Варакин җитәкли иде. Ул "Иске шәһәр" территориясенең префекты булды.

Булат Алеев Чуашстанның Канаш шәһәрендә туган, аңа 30 яшь. Казан (Идел буе) федераль университетында икътисадчыга укыган. Төрле елларда КФУда, Казан башкарма комитеты идарәсендә эшләгән. 2018 елдан Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары булган.

Күптән түгел Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының элеккеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде. Ул социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG