Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямалиевның KazanFirst-тан Шиһабетдин Нигъмәти белән бәйле мәкаләне алып кую шикаяте кире кагылган 


Рөстәм Ямалиев, Хатыйп Миңнеголов Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исемле шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсендә.

"Мәскәү татарлары штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев шулай ук 1 млн сумлык рухи зыян каплатуны да сораган иде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Мәскәү татарлары штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиевның KazanFirst һәм МК Поволжье сайтларыннан мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Нигъмәтине "фашистлар ярдәмчесе" дип басым ясап язылган мәкаләләрне алып кую шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта KazanFirst язды, мәхкәмә сайтында да кыскача мәгълүмат бар. Ямалиев KazanFirst-тан (гамәлгә куючысы "Тренд-Практика" ширкәте) Нигъмәти китабын тәкъдир итү турындагы материалны алып куюны, шулай ук 1 млн сумлык рухи зыян каплауны таләп иткән иде.

Бер ел элек Шиһабетдин Нигъмәтинең китабын тәкъдим итү турында Азатлык та язды. Китапны тәкъдим итү чарасына шагыйрьләр, галимнәр, язучылар, журналистлар белән шагыйрьнең оныгы Муса Нигъмәти дә килгән иде.

Рөстәм Ямалиев Азатлыкка белдергәнчә, бу чара турында KazanFirst һәм, аның хәбәренә таянып, "Московский комсомолец" редакциясе язган була. "Бу ниндидер махсус провокация, безне кабат мәхкәмә эшләренә тартып кертмәкче булалар, ахры. Әлегә кадәр KazanFirst башка темага кагылышлы мәхкәмә утырышларында җиңелеп килде, без бөтен утырышларда җиңеп чыктык. Нигъмәти китабы турындагы мәхкәмәгә килгәндә исә, мәхкәмә карары гамәлгә кермәгән, кергәч, без аңа шикаять белдерәчәкбез", дип аңлатты Ямалиев.

Мәхкәмә сайтындагы мәгълүматка ярашлы, каршы яклардан тыш, мәхкәмә эшендә өченче як - Фәрит Фарисов һәм Артур Рәхмәтуллин да катнашкан. Ямалиев аңлатуынча, мәхкәмәнең тискәре карарына Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов тарафыннан Шиһабетдин Нигъмәти шәхесе турында әзерләп биргән белешмә сәбәп булып тора.

Моңа кадәр Рөстәм Ямалиев KazanFirst-тан Бөтендөнья татар конгрессыннан үзенең куылуы турындагы материалны алып ташлуны таләп иткән иде. Ул өлешчә канәгатьләндерелде.

Шиһабетдин Нигъмәтинең шигырьләр җыентыгы 1953 елда Германиянең Мюнхен шәһәрендә латин графикасында басылып чыккан. Анда аның 69 шигыре урын алган. Шул җыентыкны галим Хатыйп Миңнегулов кирил хәрефләренә күчергән, шигырьләргә аңлатмалар һәм кереш сүз язган. Китапны 200 данәдә Мәскәүнең "Татар штабы" бастырган.

Шиһабетдин Нигъмәти

Шиһабетдин Нигъмәти (1913-1995) —​ 1913 елда Төмән өлкәсендә Вагай районы Рәнчек авылынданда туа. Сугышка кадәр мәктәптә эшли. 1939 елда гаскәргә чакырыла. Икенче дөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Фашист концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, "Идел-Урал" гәҗитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Сугыштан соң Германиядә кала. 1954-1979 елларда Мюнхенда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. Берара радионың мөдирләр шурасын да җитәкли. 1989 елда аңа Совет берлегенә кайтырга рөхсәт бирелә. Ләкин ул кайтмый. 1995 елда мөһаҗирлектә вафат була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG