Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында фәрман имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бәйрәм чаралары 2026 елда узачак.
Юбилейны оештыру комитетын Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Азат Бәдранов җитәкләячәк. Комитетка шулай ук Дөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе, Башкортстан парламенты рәисе урынбасары Эльвира Аитколова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, мәгариф министры Айбулат Хажин һәм башкалар кергән.
Быел республиклада Гали Чокрыйның 195 еллыгын уздыралар. Беренче чара 8 гыйнвар Гали Чокрыйның туган ягы — Тәтешле районында узды. Шагыйрь туган Иске Чокыр авылындагы Гали Чокрыйның йорт-музеена тактаташ куелды. Анда "Был йортта күренекле башҡорт шагыйрь – мәғрифәтсеһе Ғәли Соҡорой тыуған" дип язылган.
Чараларда Гали Чокрыйның үзен башкорт дип атавы әйтелде. Бер әсәрендә "Без урман башкортларыннан" дип язып калдыруы билгеләнде.
Татар Википедиясендә исә Гали Чокрыйның татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе булуы әйтелгән. Татар шагыйре буларак татар әдәбияты тарихына да кертелгән.
Башкортстанда Гали Чокрый китапларының "төрки телдә" иҗат итүе билгеләнә.
Гали Чокрый
Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков ) (1826-1889) — күренекле шагыйрь, мәгърифәтче. 1826 елның 8 гыйнварында Оренбур губернасы Бөре өязе (Башкортстанның хәзерге Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Пермь губернасы мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Аннан соң Бөре, Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Шәмсетдин Зәки белән шәкертләр укыта. Белемен тирәнәйтү өчен Бохарага китә, ләкин әтисе вафат булу сәбәпле, авылына әйләнеп кайта һәм 1852 елдан туган авылында мулла вазифасын үти. Дүрт тапкыр хаҗ кыла. 1889 елның 10 декабрендә бакыйлыкка күчә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!