Беренче чара 8 гыйнвар Гали Чокрыйның туган ягы — Тәтешле районында узды. Шагыйрь туган Иске Чокыр авылындагы Гали Чокрыйның йорт-музеена тактаташ куелды. Анда "Был йортта күренекле башҡорт шагыйрь – мәғрифәтсеһе Ғәли Соҡорой тыуған" дип язылган.
Чарада катнашучылар авыл зиратында җирләнгән шагыйрьнең каберенә зиярәт тә кылдылар.
Аннан соң чара район үзәге — Югары Тәтешле авылында дәвам итте. Югары Тәтешле авылында бер урам Гали Чокрый исемен йөртә. Чара кысасында анда мемориал тактаташ ачылды.
Чарада Башкортстан хакимиятенең эчке сәясәт урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Уфа кунаклары төбәкне өйрәнү музеенда Гали Чокрыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция белән таныштылар.
Аннан соң юбилей чаралары "Исән-хан оныклары" дигән концерт белән дәвам итте. Ул җирле артистларның "Табын ыруы тарихы" дигән театрлаштырылган чара белән башланды. Чарада Уфадан барган "Аргамак" рок-төркеме, Zainetdin дә катнашты.
Чараларда Гали Чокрыйның үзен башкорт дип атавы билгеләнде. Бер әсәрендә "Без урман башкортларыннан" дип язып калдыруы билгеләнде.
Татар Википедиясендә исә Гали Чокрыйның татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе булуы әйтелгән. Татар шагыйре буларак татар әдәбияты тарихына да кертелгән.
Башкортстанда Гали Чокрый китапларының "төрки телдә" иҗат итүе билгеләнә.
Гали Чокрый
Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков ) (1826-1889) — күренекле шагыйрь, мәгърифәтче. 1826 елның 8 гыйнварында Оренбур губернасы Бөре өязе (Башкортстанның хәзерге Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Пермь губернасы мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Аннан соң Бөре, Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Шәмсетдин Зәки белән шәкертләр укыта. Белемен тирәнәйтү өчен Бохарага китә, ләкин әтисе вафат булу сәбәпле, авылына әйләнеп кайта һәм 1852 елдан туган авылында мулла вазифасын үти. Дүрт тапкыр хаҗ кыла. 1889 елның 10 декабрендә бакыйлыкка күчә.