Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2 меңнән артык бала эпилепсиядән интегә


Гомум фото
Гомум фото

Авырулар бушлай каралган даруларны ала алмый.

Татарстанда 2 меңнән артык бала эпилепсия авыруыннан интегә. Шуларның 925 очрагы Казан шәһәренә туры килә. Бу хакта бүген Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Идел буе федераль бүлгесенең балалар баш неврологы Елена Морозова матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, Русиядә бу авыруга тиешле игътибар бирелми.

"Кешедән эпилепсия диагнозын алу зур мәсьәлә булып кала. Халыкара конгрессларда тулы бер секция эшен бу темага багышлыйлар. Кызганыч, әлеге мәсьәләдә Русиядә бөтенләй фикер алышмыйлар. Алай гына түгел, күпчелек неврологлар эпилепсияне хроник авыру дип саный. Монда бик күп хаталар бар. Медицина картасында бер тапкыр язылган эпилепсия диагнозы хаталы төстә билгеләнгән булуы да бар. Ул кеше гомер буена пациент булып санала. Күп очракта яшь егетләр безгә килеп, хәрби хезмәткә барырга, машина йөртергә теләвен әйтә. Ләкин кайчандыр булган өянәге дип аның диагнозын алмыйлар.

Икенче мәсьәлә – дәвалау мәсьәләсе. Дөньяда, Русиядә декларациягә кертелгән бушлай даруларны алу бик авыр. Чөнки даруларның барысы да ташламалы исемлеккә кертелмәгән", диде ул.

Эпилептолог Дмитрий Морозов күпләр дәвалау вакытында финанс авырлыкларга очравын әйтә.

"Кыйммәтле даруларны күпләр сатып ала алмый. Гаиләләрнең препаратлар алуга күп акчасы китә. Даруларның бәясе, аларның оригинал булу мәсьәләсе бар. Кайберләре суспензия буларак чит илдә сатыла, бездә, кызагынч, дару төймә буларак кына теркәлгән. Балалар 3-6 яшькә кадәр бу препаратны куллана алмый", диде ул.

Елена Морозова сүзләренчә, эпилептологлар Татарстанның зур шәһәрләрендә генә бар. Табибларга белемнәр җитми ди ул.

Бүген дөньяда 65 млн кеше эпилепсиядән интегә. Әлеге чир балаларда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG