Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге төзәтү колониясендә ике атна утыру вакытында алты шелтә алган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язып чыкты.
"Ике шелтә аласың һәм ШИЗОга китәсең, ә бу рәхәт әйбер түгел, анда шартлар газаплауларга якын", диелә постта. Навальный кисәтүгә китергән кайбер сәбәпләрне атый: "торырга" дигән фәрман бирелгәнче 10 минут алда караваттан торган", "адвокатлар белән очрашуга футболка кигән".
Аның сүзләренчә, шелтәләрне җиде кешедән торган дисциплинар комиссия чыгара. "Путин портреты астында утырып алар мине ачуланганда мәктәптә педсоветта ачуланган вакытларны искә төшерәм. Бик охшаган", дип яза Навальный.
Покровтагы икенче төзәтү колониясе — кызыл колония дип атала, анда тоткыннарны идарә тулысынча контрольдә тота.
25 мартта Навальный адвокатлары сәясәтченең колониядә сәламәтлеге начарайган — аркасы авырткан, аннары аягы авырта башлаган, әмма аңа табиб ярдәме күрсәтелми дип белдергән иде. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйның хәле "тотрыклы, канәгатьләнерлек дип бәяләнә" диде.
- 17 гыйнвар Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.
- 2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш диелде.
- Соңрак Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйның колония мөддәтен нибары өч айга киметте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!