Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 ил лидеры пандемия белән бәйле глобаль килешүгә чакырды


Документта бер генә ил яки халыкара оешма пандемия куркынычына ялгызы гына каршы тора алмый диелә.

Дөньяның 23 дәүләте лидерлары һәм Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемияләр белән көрәшү өчен глобаль килешү төзүгә чакырды.

Аерым алганда, әлеге мөрәҗәгатькә Британия, Германия, Франция, Көньяк Корея кушылган. Документта бер генә ил яки халыкара оешма пандемия куркынычына ялгызы гына каршы тора алмый диелә. Әлеге башлангыч белән чыгучылар фикеренчә, килешү дәүләтләргә гадәттән тыш хәлләр турында тиз арада хәбәр итүдә хезмәттәшлекне ныгытырга, мәгълүматлар һәм тикшерүләр белән уртаклашырга ярдәм итәчәк.

Әлеге илләр лидерлары Икенче дөнья сугышыннан соң COVID-19 иң зур проблем булды һәм аның белән бары тик бергә генә көрәшеп була дип искәртә. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар вакциналарны мөмкин булганча тизрәк җитештерү һәм тарату мөһимлегенә дә басым ясаган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле дөньяда COVID-19 йоктыруның 128 миллион очрагы теркәлгән. Өч миллионга якын кеше үлгән. Иң күп йоктыручылар АКШта — 31 миллионнан артыграк. Ярты миллионнан күбрәк кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG