Accessibility links

Кремль Путин очкычларына карантинны 2022 ел апреленә кадәр әзерләгән


Бу атнада Путин "Россия" телеканалына интервьюда пандемия җәй ахырына бетәр дип көтүен әйткән иде.

Кимендә ике кунакханә бүлмәләре "Россия" махсус очучылар отряды карантин уздыру өчен 2022 елның апреленә кадәр аерып алып куелган. "Россия" ширкәте илнең беренче затларын, шул исәптән президент Владимир Путинны йөртә. Путинга хезмәт күрсәтүчеләр һәм аның белән очрашырга тиешле кешеләр обсерваторларга утыртыла. Бу хәл президентның матбугат хезмәте аңа коронавирустан вакцина ясатуы турында белдергәннән соң да дәвам итә дип яза BBC.

Кремль Путинга вакцина ясатылуы турында 23 мартта хәбәр итте. Аңа кайсы вакцина ясатылуы әйтелмәде. Матбугат хезмәте вакцина ясату фотолары яки видеоларын да таратмады. Башка дәүләтләр лидерлары кебек халык алдында вакцина ясатудан баш тартуны Путин "маймылланырга" теләмәү белән аңлатты.

Былтыр сентябрьдә "Проект" басмасы Русия түрәләре, рәсми затлар президент Владимир Путин белән очрашыр алдыннан барысы да ике атналык мәҗбүри карантин үтә дип язды. Бу кагыйдә министрларга, түрәләргә, Путин бүләкләргә җыенган бөтен кешегә дә кагыла диелде. Әлеге кагыйдә һаман да эшлиме, билгесез.

BBC исәпләп чыгаруынча, пандемиядән саклану өчен президент эшләре идарәсенә 6,4 млрд сум бүленгән. Аның 1,2 млрд сумы хөкүмәтнең яшерен карарларына бирелгән. Әлеге акчалардан Кремль Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Сочи, Ялта һәм аннексияләнгән Кырымда кунакханәләрдәге обсервация өчен түләгән.

Бу атнада Путин "Россия" телеканалына интервьюда пандемия җәй ахырына бетәр дип көтүен әйтте. Элегрәк тә хакимиятләр коронавирусны җиңүләре турында әйтеп килде, ләкин пандемия чорында илдә үлемнәр саны дөньяда иң зурларыннан булды, ә вакциналаштыру дәрәҗәсе — Европада иң түбәннәреннән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG