Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт сода ширкәте хиссәләренең 38,3 проценты Башкортстанга биреләчәк


Башкорт сода ширкәте (БСК) күренеше.

Моннан тыш, тагын 11,7 процент хиссәләр Башкортстан хөкүмәте кулы астындагы ширкәткә тапшырыла. Хиссәләрнең 57,7 проценты федераль хакимият кулында кала.

Русия президенты Владимир Путин 31 мартта хөкүмәт киңәшмәсе алдыннан Башкорт сода ширкәте (БСК) хиссәләрен бүлешү турында әйтеп алды. Ул хиссәләрнең 38,3 процентын Башкортстанга тапшырырга кушты. "Алар Башкириянеке иде дә инде" дип билгеләп узды Путин. Тагын 11,7 процент хиссә һәм бер хиссәне республиканың тулы контролендә булган оешмаларга идарә итәргә тапшыруыгызны үтенәм, диде Путин. Шул рәвешле республика ширкәт белән тулаем идарә итә алачак, шул ук вакытта хиссәләрнең 57,7 проценты федераль милек булып кала, диде Путин.

Моннан тыш, Русия һәм Башкортстан хакимиятләре арасында килешү төзергә дә кушылды. Бу документта сода ширкәтенең алга планнары һәм аның төп күрсәткечләре, шул исәптән җитештерү күләме һәм инвестицияләр чагылырга тиеш диелде.

Радий Хәбиров сода ширкәте турында карары өчен Путинга рәхмәт белдерде. Республика, сода ширкәте хиссәләренең контроль өлешен алгач, ширкәтне заманчалаштыруга тотыначак дип ышандырды.

"Бу республика идарә итә алган иң зур ширкәт булачак. Корылмадан килгән акчалар оффшорларга китмичә, халык муллыгы өчен тотылачак. Дистә еллар буе җыелган экология проблемнарын да чишү мөмкинлеге туа" дип сөйләде Хәбиров.

2020 ел декабрь башында Башкорстанның Арбитраж мәхкәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, "Башкорт сода ширкәте" хиссәләрен Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгына (Росимущество) бирергә дип карар чыгарды. Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия файдасына БСКның 95,72 процент гадәти, исемле хиссәләре алынды. Бу хиссәләргә "Төбәк фонды" ("Региональный фонд") акционерлык җәмгыяте, "Башкорт химиясе" ("Башкирская химия") акционерлык җәмгыяте һәм "Башкорт химиясе" ("Башкирская химия") Сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте канунсыз хуҗа булган диелде.

Августта БСКның Куштау шиханын эшкәртергә планнарына халык каршы чыкканнан соң, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров БСК республика милеге ителергә тиеш дип белдергән иде. Ул ширкәтне хосусыйлаштыру канун бозып эшләнгән диде.

Аннан алда президент Владимир Путин БСКда дәүләт өлеше кимүнең канунилыгын тикшерергә йөкләмә биргән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG