Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдә тору таләбен 14 апрельгәчә озайттылар


Өлкәннәр һәм хроник авыруы булганнар апрель уртасына кадәр өйләреннән бик кирәк очракларда гына чыга ала.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 65 яшьтән өлкәнрәкләргә изоляция тәртибен 14 апрельгә кадәр озайтты. Бу турыда Башкортстан җитәкчесенең коронавирус таралу куркынычы сәбәпле югары әзерлек кертү турында боерыгындагы үзгәрешләрдә әйтелә.

Үзгәрешләргә ярашлы, 65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнар 2021 елның 14 апреленә кадәр изоляция таләпләрен үтәргә тиеш була. Аларга өйләреннән бары кибеткә азык-төлек алырга, элемтә салоннарына, бакча-дачаларга, зиратларга барырга кирәк булганда гына чыгарга ярый.

Хәбиров боерыгында шулай ук республика халкына COVID-19 коронавирусына каршы вакцина ясатырга да киңәш ителә.

Яңа төр коронавирус эпидемиясенең икенче дулкыны башлану сәбәпле, Башкортстанда 2020 елның 2 октябреннән өлкәннәр өчен изоляция тәртибе кире кайтарылган иде.

Рәсми саннарга карый, Башкортстанда тәүлек саен 100гә якын кешегә COVID-19 диагнозы куела, көн саен 2-3 кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителә. 1 апрельдә республикада тагын 3 кеше бу чир корбаны булган. Барлыгы 32,5 меңгә якын кешедә вирус теркәлгән, пандемия башыннан 364 кеше үлгән. Хәзерге вакытта Башкортстан хастаханәләрендә 232 кеше коронавирустан дәвалана, шулардан 16 кеше авыр хәлдә, биш пациент үпкә җилләтүгә тоташтырылган диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG