Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Истанбул очкычы Мәскәүгә җибәрелгән


Flightradars24.ru сайтыннан.
Flightradars24.ru сайтыннан.

Кайбер мәгълүматларга караганда, очкычның шассие күтәрелмәгән. 

Nordwind Airlines һава ширкәтенең дүшәмбе Казаннан Истанбулга очкан очкычы "Казан" һава аланы күгендә әйләнеп йөргәннән соң Мәскәүгә киткән һәм уңышлы төшеп утырган. Бу очышларны күзәтү мөмкинлеге бирүче Flightradars24.ru сайтында күренә.

"Казан" һава аланы сүзчесе Адель Гатауллин сүзләренчә, командир карары белән Boeing 737 Шереметьево һава аланына җибәрелгән.

Очкычның шассие күтәрелмәгән диелде. Юлчылар Истанбулга соңрак очачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG