Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзр Twitter тизлеген киметүне 15 майга кадәр озайтты


Ширкәт тыелган контентны бетерә башлаган, шуңа күрә сайт томаланмаячак, диелә Роскомнадзор хәбәрендә.

Twitter сайтының тизлеген акрынайту 2021 елның 15 маена кадәр озайтыла, дип хәбәр итә Роскомнадзор.

1 апрельдә Twitter Inc.-ның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африкада ачык сәясәт буенча вице-президенты Шинейд МакСуинни белән сөйләшү булды, диелә хәбәрдә. МакСуинни ширкәтнең тыелган контентны модерацияләүне яхшырту өчен ниләр эшләгәнен сөйләгән.

Роскомнадзор җитәкчелеге Twitter вәкиленә трафикны акрынайту туктатылсын өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлаткан. Русия хакимияте тарафыннан тыелган барлык контент бетерелергә, һәм бу Русия кануннарында каралган вакыт эчендә эшләнергә тиеш диелгән.

Роскомнадзор Twitter-ны Русия кануннарын үтәргә һәм Русиядә таратуга тыелган контентны алып ташларга мәҗбүр итәр өчен 10 марттан социаль челтәрнең тизлеген киметә башлады. 10 марттан Twitter 2017 елдан бирле алып куелмаган 3100 материалның 1900-гә якынын бетерде, бу материалларда балалар порнографиясе, әфьюн турында һәм үз-үзеңә кул салуга кагылышлы мәгълүмат бар иде" диелде.

Twitter тыелган контентны алып кую вакытын үтәми, бер сылтаманы алуга якынча 81 сәгать китә, ә Русия кануннарына ярашлы, материалны тыю таләбе килгәч, ул 24 сәгать эчендә бетерелергә тиеш, дип белдерә Роскомнадзор.

Twitter-ның эш принципларын үзгәртүен һәм Русиядә модерация хезмәте тизлеген арттыруын исәпкә алып, Роскомнадзор "киләсе чарага күчмәскә – социаль челтәрне Русиядә тәмам томаламаска карар бирде" диелә хәбәрдә.

Трафикны акрынайту 15 майга кадәр озайтыла, "социаль челтәргә үзендәге барлык тыелган контентны алып куярга һәм эшчәнлеген Русия кануннарына тулысынча туры килерлек итеп кора башларга" өстәмә вакыт бирелә диелә.

2 апрельдә Мәскәүдәге мәхкәмә Twitter-га барлыгы 8,9 миллион сумлык штраф салды. Социаль челтәр яшүсмерләрне килешенмәгән чараларда катнашуга чакыручы язмаларны алып куймауда гаепле дип табылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG