Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данил Салихов Әтнә театрының әдәбият бүлеген җитәкли


Данил Салихов.
Данил Салихов.

Данил Салихов шушы көннәрдә яңа вазифасына керешкән.

Татарстан язучылар берлегенең элеккеге рәисе, драматург һәм язучы Данил Салихов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкли. Бу хакта театр җитәкчелегенә сылтанып, Татар-информ яза.

Драматург шушы көннәрдә яңа вазифасына керешкән.

Данил Салихов — драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, төрле әдәби премияләре лауреаты. 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе иде. Аңа 62 яшь.

Быел март башында Татарстан язучылар берлегенең XIX корылтаенда Салихов берлек рәислегеннән китте. Киләсе дүрт елга берлек рәисе итеп язучы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла сайланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG