Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә Азатлыктан өч сорау. Икенче өлеш


Сулдан уңга: Мансур Гыйләҗев, Мәдияр Хаҗиев һәм Дания Нуруллина
Сулдан уңга: Мансур Гыйләҗев, Мәдияр Хаҗиев һәм Дания Нуруллина

Азатлык республиканың абруйлы Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә татар теле, җанисәп, Тукайга бәйле сораулар бирә һәм җаваплары белән таныштыра. Бүгенге намзәтләр Тукай турында фильм чыгарырга, татар мәктәпләрен контрольдә тотарга һәм "Мин - татар" дигән пропаганданы көчәйтергә кирәк дип саный.

Азатлык быел Тукай бүләгенә дәгъва итүче 9 намзәт белән таныштыруын дәвам итә. Узган атна Ләбиб Лерон, Марат Әмирханов, Григорий Эйдинов белән әңгәмәләр булса, бу юлы Азатлык сорауларына Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев һәм танылган язучы, драматург Мансур Гыйләҗев җавап бирә.

Һәр намзәткә өч сорау бирелде:

  1. Татарстанда татар дәүләт теленең торышын ничек бәялисез? Аны үстерү, популярлаштыру өчен дәүләт һәм җәмәгатьчелек нишләргә тиеш дип саныйсыз?
  2. Быел Габдулла Тукай тууга 135 ел. Аның исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче сәнгать кешесе буларак Тукай никадәр өйрәнелгән дип саныйсыз һәм аның 135 еллыгына нинди эшләр башкарылырга тиеш, сезнеңчә?
  3. Быел Русиядә җанисәп уза. Русиядә татарлар саны кимемәсен өчен нишләргә кирәк? Уфа татарлары мисалында башкортлаштыру сәясәтенә карашыгыз нинди?

Дания Нуруллина
Дания Нуруллина

Дания Нуруллина – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Тукай бүләгенә татар сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен тәкъдим ителә. Дания Нуруллина сәхнәдә Сөембикә ролен башкармаса да, күп еллар дәвамында төрле җыеннарда, Хәтер көннәрендә татар ханбикәсе образында чыгыш ясады.

Татарстанда татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саныйм

1. Мин 57 ел Камал театрында эшлим һәм шуның белән бәхетле. Татар телендә язылган әсәрләрне сәхнәдә уйныйбыз. Театр татар телен популярлаштыруда зур көч куя, яңа буынга да шул мирасны тапшырасы килә. Кызганыч, яңа буын артистлары килә, аларның сөйләмендә рус сүзләре дә ычкынгалый, русча фикерләү дә сизелә. Заман чире бу. Урамда йөргәндә дә татарчага караганда русча сөйләшүне күбрәк ишетәм. Телгә мәхәббәт гаиләдә туа, әмма аңа кызыксыну, аны баланың күңеленә сеңдерү бакча, мәктәптән тора. Татар теле дәресләре кимеде. Мин Татарстанда татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш дип саныйм. Күп тел белгән саен яхшырак. Кеше рус, инглиз телләрен белә икән, татар теле дә өстәлсә, никадәр көчле була ала шәхес. Тел – белем, тел – дөньяга ачкыч. Татар теле дә инглиз теленнән ким түгел, алар икесе дә тел. Дәүләтнең бурычы – татар теленең абруен күтәрү, халыкка аның мөһимлеген аңлату. Әлегә мин мондый эзлекле эшне күргәнем юк.

Тукай әсәрләренә анализ ясый торган Тукай клубы кирәк

2. Тукай популяр, аңа игътибар күп дип әйтә алмыйм. Аны апрель аенда гына искә алабыз бугай. Миңа, мәсәлән, Тукай кичәләре җитми. Алар даими барырга тиеш, төрле җирдә, төрле эчтәлектә. Тукайның әсәрләрен, тормыш юлын сөйләгән, аңлаткан, шигырьләре, мәкаләләренә анализ ясый торган Тукай клубы булу да мәгърифәтчелеккә юл булыр иде.

3. Мин – сәясәттән ерак кеше. Әмма мине дә татарның саны, аның тоткан урыны, дәрәҗәсе, сүзе үтәме-юкмы икәне борчый. Татарның санын катнаш никахлар киметә. Гаиләдә ата-ананың берсе татар, икенчесе рус булса, ә мондый мисаллар күп, бала татар булып үсми. Мин мондый күренешкә бик каршы, чөнки ахыр чиктә бу гаиләдә туган бала авыр хәлгә кала. Ул: "Кем мин: татармы, русмы?" дигән сорау белән газапланачак. Катнаш никахлар безнең санны киметә.

Мәдияр Хаҗиев
Мәдияр Хаҗиев

Мәдияр Хаҗиев – Татарстанның халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, узган елны да Тукай бүләгенә дәгъвачылар рәтендә иде. Чаллыда иҗат итә, рәсемнәрендә – татарлар, аларның яшәеше, гореф-гадәтләре, әкиятләре.

Мәгариф системында татар теленә урын калмаса, берничә дистә елдан Татарстанның бөтен казанышлары юкка чыгачак

1. Татар теленең авыр хәле ул әле сизелми, барысы да элеккечә кебек, әмма зыялылар аңлый: мәгариф системында татар теленә урын калмаса, берничә дистә елдан Татарстанның бөтен казанышлары юкка чыгачак. Ул элек кенә Совет берлеге вакытында Татарстаннан читтәге татар авылларыннан язучы, шагыйрь, журналистлар, җырчылар чыга иде, хәзер бу юк. Телне Татарстан, Башкортстанда гына саклап калып була.

Узган ел Сарман районында булдым, саф татар авылындагы мәктәпләрдә укыту урысча. Татар теле чыгарылыш сыйныфларда кирәкми, имтихан тапшырылмый дигән фикердән башланды бу хәлләр. Дәүләт менә моны да контрольдә тотарга тиеш. Беренчедән, татар мәктәпләренең уку-укыту системын сакларга, камилләштерергә, аларның матди-материаль базасын ныгытырга тиеш. Татар мәктәпләре бит санаулы, әле алар да урысчага күчеп бара, ә кәгазьдә алар татар мәктәбе санала. Икенчедән, татар теленнән имтиханны бирү хокукы өчен көрәш дәвам итәргә тиеш. Өченчедән, татар теле мохитен киңәйтү, телне куллану ысулларын табарга кирәк. Бу – дәүләт бурычлары. Ә кешеләр дәүләткә таяныч буларак, балаларга телне өйрәтергә, мәхәббәт уятырга тиеш. Һәр һөнәр иясе куллыннан килгәнне эшләсә, алга китеш булачак. Иң мөһиме – бар җирдә дә татарча сөйләшү.

Мине борчыган тагын бер мәсьәлә – катнаш никахлар саны арту. Ничек кенә матур кәнфит тышына төреп бирергә тырышмасыннар катнаш никахны, аның нәтиҗәсендә татар барлыкка килми. Рус мәдәнияте көчлерәк, татар телен юк итә. Менә мондый күренеш татарга да, руска да комачаулый.

Тукайны халыкка көрәшче, сәясәтче итеп ачасы иде

2. Соңгы елларда Тукай нык өйрәнелде, аңа хөрмәт зур. Озак еллар дәвамында Тукай музеенда булмаган идем, яхшы ремонт ясалган дип куандым. Тукайга һәйкәлләр дә ачыла, китаплары да чыга. Бу да яхшы, әмма беләсезме, халыкта Тукай "Туган тел", "Шүрәле", "Су анасы" белән ассоциацияләнә. Ниндидер примитив караш. Тукайның бөеклеге аның тирән мәгънәле шигырьләрендә, публицистикасында. Халыкка бүген аны көрәшче, сәясәтче итеп ачасы иде. Күбрәк шушы җитди әсәрләрен халыкка танытасы иде.

3. Татарлар татар дип язылыр ул, әмма мәсьәлә бит ничек санауда. Гомер-гомергә татарны киметергә, таркатырга омтылышлар булды һәм булачак. Һәр заманның үз ысуллары, үз мәкерлеге. Бу юлы менә Башкортстанда татар телен хәтта башкорт теленең диалекты дип игълан иттеләр. Әмма бу – хаталы уен. Миңа калса, бүген халык үз тамырларын белә, тарих белән дә азмы-күпме таныш. Аннары татарлар көчле халык, көчлегә исә кеше тартыла. Тарихны белгән саен кешедә үзбилгеләнү хисе дә, "Мин-татар" дигән сүзләрне горурланып әйтүчеләр саны да арта. Шулай да тарихны җиңел формада аңлату, яшьләргә җиткерү эше, татар теле, татар тарихын пропагандалау, аның абруен күтәрү эшен көчәйтәсе бар.​

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

Язучы, драматург Мансур Гыйләҗев быел Тукай премиясенә үзенең "Микулай" әсәре өчен тәкъдим ителде. Бу әсәрнең премьерасы узган ел Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында булды.

1. Татар телен театр сәнгате үстерә. Татарстанда 17 дәүләт, бихисап халык театрлары бар. Һәр кич кеше килә һәм татар телен ишетә. Бу – сәхнәдән татар телен өйрәнү ысулы. Матур әдәби тел, урам теле түгел. Халык театрлары бүген Татарстаннан читтә дә сакланды, төбәкләр мәктәпләрендә татар теле бетеп килә, театр сәнгатендә генә кала икән, аңа ябышырга кирәк, шуңа театрларга ярдәм кирәк дип саныйм.

Мәктәпләр – татар телле мохитне саклап калган урын. Әмма мәктәп абруйлы, анда белем бирү заманча булмаса, кешеләр китә аннан. Миңтимер Шәймиев Татарстанда элиталы күптелле гимназияләр ача башлады, карагыз, ата-аналар балаларын шунда бирергә омтылды. Заманча элиталы татарча белем учаклары татар телен үстерүгә ныклы нигез була ала. Татарстан хакимияте татарлыкны үстерүнең идеологиясен булдырырга тиеш. Кайда безнең каһарманнар, ник күрсәтмибез?

Кешеләр исә гореф-гадәтләр белән яшәсә, әти-әниләр авыл белән элемтәне өзмәсә, балалар әби-бабайлар белән аралашса, бу да зур эш.

Тукай турында сыйфатлы нәфис фильм чыкса, бу һәйкәл дәрәҗәсендә булачак

2. Тукай турында кинофильм юк. Бу – бик зур һәм кирәкле эш. Профессиональ, дәрәҗәле продюсерлар эшкә җәлеп ителсә, шәп сценарийга нигезләнеп яхшы техника белән төшерелгән нәфис фильм булса, бу һәйкәл дәрәҗәсендә булачак. Тукайның тормышы үзе блокбастер кебек. Тукай образына яңа фактлар кертеп эшләр идем мин ул фильмны, әлбәттә, аны кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Тукай мондый булмаган, бу Тукайга хас түгел дигән фикерләр аз булган фильм ясалырга тиеш. Кинофильм – яшьләр өчен, гомумән киң катламга иң үтемле жанр, без Тукай турында фильм аша башка халыкларга да татарлык турында мәгълүмат җиткерә алачакбыз.

3. Милләтнең дәрәҗәсе дигән төшенчә бар. Бар нәрсәнең нигезе ул. Әгәр бу булса, милләт саны кимеми, артачак. Тел дә сакланачак. Горурланып яшәргә тиеш татар. Башкортлар да, татарлар да бер-берсеннән аерыла, әмма безнең уртаклыклар күп. Шуңа кече милләтләргә аерылу түгел, берләшү кирәк. Күпсанлы булганда гына саклану да, үз сүзеңне җиткерү дә җиңелрәк. Нинди генә хәлләр булмасын, гадел эш итәргә кирәк, бернинди көчләү, административ ысул белән татарны башкорт, башкортны татар итеп яздыртырга кирәкми.

2021 елда Тукай бүләгенә намзәтләр

  • Факил Сафин – "Саташып аткаң таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен;
  • Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" балалар китаплары өчен;
  • Марат Әмирханов – "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – Татарстан республикасының милли мәдәниятенә, аерым алганда театр һәм кино өлкәсендә күп еллар дәвамында керткән өлеше һәм "Микулай" пьесасы өчен;
  • Дания Нуруллина – татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм татар театры эволюциясендә этаплар булырлык сәхнә образлары тудырган өчен;
  • Мәдияр Хаҗиев – "Мелодии родного края" картиналары сериясе иҗат иткән өчен (44 картина);
  • Фирдәвес Ханов – күпъеллык, уңышлы иҗади хезмәте һәм Татарстан республикасының милли архитектурасына керткән зур өлеше өчен (Җәмигъ мәчете, Тукай паркы, Красный Ключ һәм башка эшләре);
  • Григорий Эйдинов – Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен;
  • Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.

2020 елда Тукай бүләге ияләре

  • Лирон Хәмидуллин — "Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Офыктагы аҗаган" китаплары өчен;
  • Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
  • Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың "Сөембикә" операсын сәхнәләштерү өчен;
  • Денис Осокин — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары" ("Огородные пугала с ноября по март") әсәрләре өчен.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG