Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International җитәкчесе Путиннан Навальный янына табиб кертүне сорый


Алексей Навальный.
Алексей Навальный.

Аньес Калламар Русия хакимияте Навальныйны акрын үлемгә дучар итүе куркынычын әйтте.

Amnesty International Аньес Калламар Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга ул үзе ышанган табибны кертүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук Навальныйның кулга алынуы гадел түгел дип белдерде һәм аны азат итәргә чакырды. Бу таләпләрен Калламар Twitter-да чыгарды.

Калламар сәясәтченең сәламәтлеге начараюын әйтеп, Русия хакимияте аны акрын үлемгә дучар итүе куркынычы бар дип кисәтте.

Алексей Навальный "Новичок" белән агулаудан соң исән калган, аның сәламәтлеге аерым игътибарны сорый, моның урынына сәясәтчене йоклатмый интектерәләр, бу газаплауга тиң, дип өстәгән Калламар. Март ахырында Amnesty International җитәкчесе итеп билгеләнгәнгә кадәр Аньес БМОда Навальный агулануына карата махсус доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе булды.

Владимир өлкәсендә 2нче колониядә утыручы Алексей Навальный 5 апрельдә үзенең адвокатлары аркылы төрмәдә туберкулез таралуын язды. Аның отрядыннан унбиш кешенең өчесе туберкулез белән хастаханәгә салынган. Төрмә табиблары Навальныйның тән температурасы 38,1гә кадәр күтәрелүен, көчле ютәл башланганлыгын теркәгән.

Дүшәмбе кич Навальный штабы Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә сылтанып сәясәтченең "кискен респиратор авыру билгеләре аркасында" төрмә хастаханәсенә күчерелгәнен хәбәр итте. Шул ук вакытта Навальный 31 мартта ачлык игълан иткәннән соң, ач торуын дәвам итә. Адвокаты Ольга Михайлова сүзләренчә, колониягә килгәннән бирле Навальный 13 килограмм авырлыгын югалткан.

2 февральдә мәхкәмә Алексей Навальныйны 2013 елгы "Ив Роше" җинаять эше нигезендә төрмәгә утыртты. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу хөкем карары канунсыз дип таныды. Навальный ике ел ярым чамасы төрмәдә утырырга тиеш булачак. Левада үзәге ачыклаганча, русияләрнең 29 проценты Навальныйга хөкем карары гадел түгел дип саный.

31 мартта Навальный үзе янына чакырылган табибны кертүне таләп итеп ачлык игълан итте. Тоткын аркасы, аяклары авыртуга зарлана, моннан тыш, аны төнлә һәр сәгать саен уяталар, моны ул "йоклатмыйча газаплау" дип атады. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) Навальный тиешле медицина ярдәме ала дип белдерделәр.

Март ахырында Навальныйга ул үзе ышана торган медицина хезмәткәрләрен кертүне таләп итеп меңнән артык табиб ачык хат язды.

Алексей Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп язын митинг уздырачакларын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG