Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Павел Шмаковны яклап пикет үтте 


Ләйлә Нургали
Ләйлә Нургали

Татар активистлары татар халкының хокукларын яклаган СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковның хәзер үзен якларга кирәк дип саный. Шмаковны прокуратурага шикаять иткән Фәрит Нигамедзиновның үзен мәхкәмәгә бирергә кирәк ди алар.  

6 апрель Казанның Бауман урамында узган бер кешелек пикетка чыккан татар активисты Ләйлә Нургали Азатлыкка бу чарага СОлНЦе мәктбе мөдире Павел Шмаковка теләктәшлек белдерү максатыннан чыгуын әйтте.

Нургали пикетта "Татар каһарманы Павел Шмаковка яла ягучыларга - хурлык!", "Татарстан прокуратурасы! Павел Шмаковны яклагыз! Гайбәтчене җаваплылыкка тартырга!" дигән ике шигар күтәреп торды.

Ләйлә Нургали башта татар телен бетерделәр, хәзер инде татарларны, татар телен яклап йөргән урыс кешесе Павел Шмаковка басым бара дип белдерде. "Бу дөрес түгел. Шмаковның хәзер үзен якларга кирәк. Аңа яла ягу провокаторлар тарафыннан махсус оештырылган дип уйлыйм", диде ул.

Пикетны карарга килгән ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Шмаковны прокуратурага шикаять итүне Татар иҗтимагый үзәгенә карата барган һөҗүмнең бер дәвамы дип бәяләде.

"ТИҮгә карата әле мәхкәмә карары булмаса да, Фәрит Нигамедзинов ТИҮне экстремист оешма дип игълан итә. Шуңа күрә безнең Нигамедзиновның үзен мәхкәмәгә бирергә хокукыбыз бар һәм ул кешене бу атнада мәхкәмәгә бирәчәкбез дә", дип белдерде ул Азатлыкка.

Зәкиев Нигамедзиновның шикаятен провокация дип саный. "Шмаков Финляндия кебек демократик илдә яшәгән кеше. Ул Татарстанның да шулай ук демократик, кеше хокуклары яклана торган ил булуын тели. Республикадагы күп кенә мәктәп мөдирләре шул совет чоры мөдирләре булып калдылар. Русиядә кануннар демократик илнеке кебек, ә тормышы совет чорындагы тоталитар системныкы. Хәзер Русиядә, Татарстанда демократиягә каршы һөҗүм бара. Шмаков ул демократ һәм демократ буларак татар халкының, кеше хокукларын яклый. Һәм бу безнең хакимияткә ошамый", диде Зәкиев.

Бу атнада СОлНЦе мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзиновның мәктәп мөдире Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язуы билгеле булды. Ул анда СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковны сигез пункт нигезендә тикшерүне сорый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG