Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйның ике бүсере табылган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Куллары да сизгерлекне югалта башлаган.

Русия оппозиционеры Алексей Навальный төрмә җәзасын үтәгән Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясе табиблары сәясәтчегә томографиядә (МРТ) тикшергәч ике бүсере барлыгын әйткән. Навальныйның адвокаты Ольга Михайлова сүзләренчә, оппозиционер аркасы һәм аяклары белән бәйле проблемалардан тыш, кулларында сизгерлекне югалта башлаган һәм тән температурасы 38-39 градус тирәсендә тора.

Шул ук вакытта, Навальный үзе янына табиб кертү таләбе белән ачлыгын дәвам итә һәм су гына эчеп тора, дарулардан ул бары тик диклофенак һәм никотин кислотасы ала.

Элегерәк Навальный сулыш юллары авыруы сәбәпле төрмә медицина бүлегенә күчерелде. Сәясәтче үзенең адвокатлары аша хәбәр иткәнчә, бүлектәге унбиш кешенең өчесе туберкулез белән хастаханәгә салынган. Навальныйда төрмә табиблары температура дәрәҗәсе 38.1 булуын һәм каты йөткерүне раслады. Шулай ук, оппозиционер сүзләренчә, колониядәге тоткыннарга аксым ризыгы бирелми диярлек, нигездә алар "җилем кебек" ботка һәм өшегән бәрәңге белән туклана.

2 февральдә мәхкәмә Алексей Навальныйны 2013 елгы "Ив Роше" җинаять эше нигезендә төрмәгә утыртты. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу хөкем карары канунсыз дип таныды. Навальный ике ел ярым чамасы төрмәдә утырырга тиеш булачак. Левада үзәге ачыклаганча, русияләрнең 29 проценты Навальныйга хөкем карары гадел түгел дип саный.

31 мартта Навальный үзе янына чакырылган табибны кертүне таләп итеп ачлык игълан итте. Тоткын аркасы, аяклары авыртуга зарлана, моннан тыш, аны төнлә һәр сәгать саен уяталар, моны ул "йоклатмыйча газаплау" дип атады. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) Навальный тиешле медицина ярдәме ала дип белдерделәр.

Март ахырында Навальныйга ул үзе ышана торган медицина хезмәткәрләрен кертүне таләп итеп меңнән артык табиб ачык хат язды.

Алексей Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп язын митинг уздырачакларын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG