Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар милли университетын ачуны таләп итеп ялгыз пикет үтте 


Илшат Мостафин.
Илшат Мостафин.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкиле Илшат Мостафин Татар милли университеты ачуны һәм мәктәпләрдә татарча укытуны таләп итеп Казанда ялгыз пикетка чыкты. 

Бауман урамында үткән ялгыз пикетта Мостафин "Президент Миңнеханов! Татар милли университетын ачуны таләп итәбез" дигән татарча һәм урысча язылган шигарь күтәреп торды.

Илшат Мостафин бу пикетка чыгуының төп максаты, мәктәпләрдә балаларга татар телен укытуны туктатмау һәм Казанда Милли университет ачу дип белдерде.

"Татар милләте балалары өчен мәктәпләрдә татар телен укытуны элекке програм белән дәвам итәргә һәм киләчәктә бу балалар өчен Милли университет та ачырга кирәк. Милли мәктәп белән милли университет бергә булырга тиеш.

Хәзер исә татар балаларын милли телдә укытудан мәхрүм итәләр", диде ул Азатлыкка.

Илшат Мостафин, Татарстанда Милли университет ачмауның сәбәбе Русия хөкүмәтенең илдә яшәүче бар милләткә дә урыс тәрбиясе бирергә теләвеннән дип саный.

"Русия урыслар өчен дигән сүзне ачык итеп әйттеләр бит. Хәзер бу турыда әкренрәк сөйләсәләр дә, чынлыкта урыс булмаган халыклар өчен шул ук гамәл дәвам итә.

Русия хөкүмәте илдә бик күп милләт яшәсә дә милли мәсьәләгә бары тик бер яклы гына карый. Барысы да урыс мәдәнияте, урыс мөнәсәбәте аша гына барырга тиеш дигән мәгънәдә әйтелә һәм эш алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары да шушы турында гына җиткерә. Бу миңа бер дә ошамый. Миңа гына түгел урыс булмаган башка халыкларга да мондый мөгамәлә ошамый", дип белдерде пикетчы Илшат Мостафин.

  • Милли университет булдыру таләбе Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, туган һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. 2018 елда Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.
  • Соңрак моның аерым институт булмавы, ә КФУ нигезендә башкарылачагы билгеле булды. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде.​ Анда Татарстан дәүләт заказы белән йөзләп студент ​математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка белгечлекләренә һәм өстәмә белем алуга кабул ителгән. Алар татар телле белгечләр булып чыгачак диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG