Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Төркиягә бармаска киңәш итте


Анталия.
Анталия.

Роспотребнадзор сүзләренчә, Төркиядә хәзер британ штаммы таралган.

Татарстан халкын Төркиягә барудан тыелып калырга чакырдылар. Шундый белдерү белән 9 апрельдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина чыкты.

"Без чит илгә чыкмаска чакырабыз. Вазгыять тотрыксыз. Русиягә Төркиядән, Гарәп Әмирлекләреннән коронавирус йоктырып керүчеләр бар. Төркиядә британ штаммы йөри. Галимнәр тикшеренүләре күрсәткәнчә, бу штаммны йоктырган кеше аны тагын 100 кешегә йоктыра ала", диде ул.

Узган тәүлектә Төркиядә 56 меңгә якын кешедә коронавирус очрагы теркәлгән. Бу ил өчен рекордлы күрсәткеч булып тора. Бер ай элек кенә коронавирус йоктыручылар саны 13 мең кеше дәрәҗәсендә булган. Пандемия башланганнан бирле 33 мең кеше үлгән.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны бер дәрәҗәдә тора. Роспотребнадзор чит илдән чир керү куркынычы яный дип саный. Шуңа да республикада чикләүләрне алырга җыенмыйлар.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 34 кеше коронавирус йоктырган, 12 кеше хастаханәгә озатылган. Пандемия башыннан республикада 433 кеше үлгән. Бүген Татарстанда 167 мең ярым кеше вакцина ясаткан. Шуларның 102 меңе икенче доза алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG