Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: Равил Гайнетдин бар мөселман исеменнән сөйләүне "хосусыйлаштырмакчы"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Сәмигуллин әлеге хат Татарстан мөфтияте корылтае алдыннан юкка гына язылмаган дип саный.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдиннең гаепләүләренә җавап бирде.

"Чын уй-ниятләрен фаразлыйсым килми, ләкин корылтай алдыннан очраклы гына пәйда булуы икеле (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтае 12 апрель узачак - ред.). Равил хәзрәт, образлы итеп әйтсәк, Русиянең барлык мөселманнары исеменнән сөйләү хокукын "хосусыйлаштырырга" тырыша, ләкин бу бүгенге көннең чынбарлыгын чагылдырмый", дигән Сәмигуллин Татар-информга.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе хат турында матбугаттан укып белгән. "Хат Татарстан президенты идарәсенә рәсми рәвештә кергәнче һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында басылып чыкканчы ук таралды һәм бу да нәрсәдер турында сөйли", дигән Татарстан мөфтие.

Камил Сәмигуллин искәрткәнчә, дүшәмбе көнне корылтайда ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасында дүрт ел эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясаячак. Мөселман өммәтендәге эшләрнең торышы белән кызыксынучылар чыгышны нәзарәт сайтында карый алачак.

"Шулай булгач, хатны язуның чын сәбәпләрен Аллаһ кына белә. Ә Равил хәзрәткә сәламәтлек һәм яхшы Рамазан ае телим!" дигән Татарстан Диния нәзарәте рәисе.

9 апрель Татар-информда башка әһелләрнең фикерләре чыкты. Илдус Фәиз, Нафигулла Аширов, Рәсүл Тәүдирәков Гайнетдинның бу хатын әдәпсезлек, көнчеллек дип атады, аны башка дини оешмаларга тыкшынмаска өндәде.

Равил Гайнетдин Татарстан мөфтиен татар халкы арасына чит ил идеологиясен кертергә тырышуда гаепләде. Бу хакта ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми мөрәҗәгать юллады.

Шулай ук Гайнетдин Татарстан Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең татарча тәфсирен тәнкыйтьләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG