Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфти идеолог булырга тиеш, әлегә ул көтүче генә"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

12 апрель Татарстан Диния нәзарәте корылтае уза. Анда киләсе дүрт елга мөфти сайланырга тиеш. Бу урынга бердәнбер намзәт - хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин. Альтернативасыз узачак сайлау алдыннан Азатлык нәзарәт эшчәнлегенә бәя бирүне сорады. Әмма без мөрәҗәгать иткән имамнар бәя бирүдән баш тартты.

Kazan Expo мәйданында узачак корылтайда көтелмәгән вакыйгалар булуы икеле. Хакимият күзәтүендә оештырылган җыен алдан билгеләнгән сценарийга нигезләнәчәк. 90нчы елларда, 2000нче елларда мондый җыеннар демократик рухта уза иде. Рәислеккә берничә намзәт тәкъдим ителә һәм алар арасында көрәш була иде. Бу иреклеккә 2011 елда нокта куелды, мөфтилеккә хакимият ярдәме белән Илдус Фәиз куелды. Ул вакытта аңа 12 имам каршы чыкты, әмма административ ресурс үзенекен итте. Илдус Фәиз өч ел идарә итте, аннары чирли дигән сәбәп табылып, 2013 елда яңа корылтай уздырылды. Дилбегә хакимият кулында иде, мөфти итеп моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган Камил Сәмигуллин сайланды. 8 ел узды, быел яңа корылтай, бу вазифада ике мөддәт утырган Камил хәзрәт урынында калачак. Һәрхәлдә башка дәгъвачылар күренми.

Камил Сәмигуллинга дәгъва белдерүчеләр сирәк, әмма атнакич Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин аны тәнкыйтьләп чыкты. Гадәттә Татарстанга карата сак эш итүче Гайнетдин Татарстан мөфтияте чыгарган Коръәннең татарча тәфсирен тәнкыйтьләде, бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юллады.

Азатлык мөрәҗәгать иткән берничә имам әңгәмәдән баш тартты, мәкалә чыкканнан соң аларга басым булачак дип аңлаттылар. Азатлык Казанда туып-үскән, озак еллар Кол Шәриф мәчетенең фонд җитәкчесе булып эшләгән, соңгы елларда Киров өлкәсенең мөфтие Зөфәр Галиулла белән сөйләште.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

— Зөфәр хәзрәт, Равил Гайнетдин күтәргән мәсьәлә белән килешәсезме? Аның фикеренчә, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе китабы мөселманнарны таркатачак. Шулкадәр куркыныч ни бар анда?

— Әлбәттә, килешәм. Ул китап – йөрәк ярасы. Ачып карап укыгач, еларлык. Аңа Гайнетдин гына түгел, Тәлгать Таҗетдин да риза түгел. Хата өстенә хата, татар теле – чыктым аркылы күпер. Мәсәлән, китапта Аллаһ яралтты, яралды, дип бирелә. Аллаһ турында татарлар гомер-гомергә яратты, бар итте дип сөйли. Ул "создатель", ә бу очракта "осеменитель" булып чыга бит.

Китап "Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" дип атала, әмма җөмләләрне укыйсың – берни аңлашылмый. Мин менә татар телендә фикерләүче, аралашучы, динне белүче кеше, укыйм, тәрҗемәсен аңлар өчен тагын эзләнергә кирәк. Укыганда кеше яңадан аңлатма эзләргә мәҗбүр. Алай булырга тиеш түгел.

Ялгышлык та була ала бит...

— Хаталана ала кеше, һичшиксез. Әмма Коръәндә ялгышлык була алмый. Җентекләп тикшерү, анализ кирәк. Нигә ашыгырга? Сыйфатлы үрнәкләр булганда ничек бу тәфсирне башкаларга тәкъдим итәргә була?

Ничек мондый адаштырган китапның мөхәррире булган хәзрәтне рәис итеп сайларга?

Мондый хаталар фетнә чыгара, кешеләрне диннән чыгара ала. Татарлар гомер-гомергә китапка ышанган. Басылган сүз – канун дип кабул итә. Ә китапта "Каберләрдән ярдәм сорагыз" дип язылган. Моннан да зур хата юк. Бу – ширеккә юл. Коръән тәфсирен бастыру – җаваплы эш. Курыкмыйча эшкә дә тотыналар, хатаны да танымыйлар. Христианнар изге сурәт ясау эшенә ураза тотып эшкә керешә, бу никадәр әзерлек дигәнне аңлата. Диния нәзарәте чыгарган китап коллектив хезмәте дип әйтелә, төгәл кемнәр башкарган – билгесез, әмма җаваплылык барыбер мөфтидә. Урысча тәфсирне карыйсың – барысы да дөрес, аңлашыла, татар ясаган китапны ачасың – кан басымы күтәрелә. Нәрсә бу: татарларны махсус адаштырыр өчен ясалганмы?

"Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабы
"Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" китабы

Имамнарда сорау: ничек мондый адаштырган китапның мөхәррире булган хәзрәтне рәис итеп сайларга? Имамнар төрле: кемдер хисап өчен киләчәк корылтайга, кемдер сан өчен. Хисап өчен килүчеләр бернигә дә карамастан кул күтәреп утырыр, әмма үз санын белгән кеше кул күтәрә алмаячак.

— Каршы чыгучылар булачак дип саныйсызмы?

— Белмим, кыю, тәвәккәлләр табылмас. Бу китап турында Татарстанда әйтүче юк бит. Аллаһ Тәгалә безгә сайлау мөмкинлеген биргән. Җитлеккән җәмгыятьтә сайлау була ала. Аллаһ та пәйгамбәрләрне сайлап куйды. Пәйгамбәребез дә үзеннән соң укучыларын тәрбияләп калдырды, кешеләр иң яхшысын сайлап куйсын өчен шулай эшләнгән. 1917 елда мөфти итеп Галимҗан Баруди сайлана. Беренче сайлаулар була ул. Бу Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Хәсәнгата Габәши булган вакытлар бит. Барысы да көчле, акыллы шәхесләр. Әмма мөселманнарның күпчелек тавышы Барудига бирелә. Совет берлеге вакытында сайлаулар туктатыла. Инде Татарстан аякка басты, мәчетләр салдык, уку йортларын булдырдык, әмма ахыр чиктә альтернативасыз сайлауларга терәлеп калдык. Шушы көнгә калдыкмы? Имеш, татарда лаеклы кешеләр юк. Шуны күрсәтергә телиләрме?

Мөфти түгел, Диния нәзарәте рәисе сайлана. Мөфти сайланмый, ул — дәрәҗә

Альтернативасыз сайлауның ике сәбәбе була: мөфтинең дәрәҗәсе төшкән яки эшләре яхшы бара. Диния нәзарәте рәисенең эшчәнлегеннән барысы да канәгать яки мөселманнар өчен барысын да административ ресурс хәл иткән. Безнең очракта барысын да хакимият идарә итә булып чыга. Имамнар корылтайга мөфти сайлыйбыз дип бара. Әмма бу нигездә дөрес түгел, бу табигатьтә юк. Мөселманнар корылтае бар һәм анда мөфти түгел, ә Татарстан Диния нәзарәте рәисе сайлана. Мөфти сайланмый, ул — дәрәҗә. Аңа ирешәсе бар әле.

Имамнарда тагын бер сорау бар. Ул Рамазан аендагы намаз һәм сәхәр вакытлары. Соңгы елларда Татарстан Диния нәзарәте чыгарган календарьда бер көнне кояшны "сикерүе" барлыкка килә һәм шуның нәтиҗәсендә ураза тоту вакыты озыная. Быел бу "сикерү" 5 майга туры килә. Татарстанда төнге намаз 22.00 сәгатькә билгеләнгән, ә 23 сәгать 44 минутта сәхәр тәмамланып иртәнге намаз укылырга тиеш. Бер сәгать ярым эчендә намаз да укылырга тиеш, әле анда тәравих намазы да өстәлә, сәхәргә дә өлгерергә тиешсең. Ә 6 майда исә сәхәр тәмам вакыты 01.49. 4 майда – 01.10. Берничек тә кояш алай сикерә алмый.

Намаз, сәхәр вакытлары күптән билгеле. Иртәнге намаз, сәхәр вакыты белән кояш чыгу арсындагы вакыт гомер-гомергә ике сәгать булды. Кояш чыгуга ике сәгать кала сәхәр тәмамлану иң дөресе дип өйрәтә остазлар. 100 ел шулай булды. Әхмәтзәки Сафиуллин остаздан Тәлгать Таҗетдин да, Равил Гайнетдин да, Госман Ихсхакый да өйрәнде. Галимҗан Баруди белән Муса Бигиев хезмәтләрендә дә кояш чыгуга ике сәгать кала сәхәр тәмамланырга тиеш диелә. Әмма соңгы елларда бу өлкәдә дә мөгез чыгару китте, үзгәрешләр кертелә. Кояш чыгуның вакыты үзгәрмәде. Намаз вакытлары да шул ук калды. Бу бары тик элеккеләрнең сүзен кабул итмәү дип уйлыйм. Бу мәсьәләне шул ук Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдин белән киңәшләшеп уртак фикергә килеп була, бу фетнә чыгармас иде.

— Сайлауда башка намзәтләр булмавы нәрсәгә бәйле? Куркумы бу, курку булса, нәрсәдән шикләнәләр?

— Башка намзәтләр куелса, Камил Сәмигуллин җиңеләчәк. Әллә аны алмаштырырлык укымышлы, абруйлы имамнар юк дип уйлыйсызмы? Бар алар, исемләп кенә әйтмим, чөнки аларга басым булачак, көт тә тор. Илдус Фәизне тотып бәрделәр, дөнья беттеме? Рәхәтләнеп сайлап була. Хакимияткә дәрәҗәле имамнардан куркырга кирәкми. Иң яхшысын сайларга мөмкинлек булырга тиеш. Мөселманнар бит кемнең нинди белеме булганын, абруе нинди булганын чамалый.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

Рәис тә шул ук калачак, бүген казый булган Җәлил Фазлыев та үз вазифасын саклап калачак. Ул да Сәмигуллин кебек "сайлап" куелган инде. Җәлил хәзрәт виртуаль казыйдан үсә алмады. Балтачта яшәп ничек мәсьәләләрне хәл итеп була? Кол Шәрифтә, исегездәме, Рамил Юныс белән Илдус Фәиз арасында бәхәс чыкты (бу вакыйгалар 2011 елда булды - ред.). Мәчеттә тарткалаш, елаш, акырыш, ахыр чиктә фетнә килеп чыкты. Мөселманнар бүленде. Ә мәсьәлә ничек хәл ителергә тиеш иде? Акыллы, абруйлы казый Юнысны да, Фәизне дә чакырып урталарына Коръән куеп, икесен дә тыңлап уртак фикергә китерә ала иде. Ләкин бездә бу проблем урамга чыкты, халыкны бутады. Бүген дә мондый мәсьәләләр бик күп.

Басылып чыккан Коръән тәфсире турында мин яки Равил Гайнетдин сөйләп, аңлатып утырырга тиеш түгел, бу эш казый җаваплылыгында. Аның бит бәйсез, тарафсыз кеше буларак карарлар чыгаруы мөһим. Була алмыйсың икән, кит! Утырма, вазифаны акыллы, кыю кешеләргә бир. Менә президент булып эшләр өчен медицина, авыл хуҗалыгы, педагогия уку йортын тәмамланганмы ул – мөһим түгел, кеше белән эшли белә икән, президент була ала. Әмма дәүләтнең прокуроры итеп юридик белеме булмаган кешене билгеләмиләр. Шулай булгач, ничек бездә ислам юриспруденциясен белмәгән, дини белеме булмаган кеше казый була ала? Коръәннең кайсы битен ачса да, аннан шәрех биреп, сорауларга җавап табып карар чыгарырга тиеш казый. Бар бит андый шәхесләр! Җәлил Фазлыевка терәлеп калдымы татар милләте? Ник безне мескен хәлгә калдыралар? Имеш, бүтән шәхесләр юк дип китереп чыгарырга телиләр.

— Казый белән аңлашылды, мөфтигә кайтыйк, Камил Сәмигуллинның, 2013 елдан бирле Татарстан Диния нәзарәте рәисе буларак нинди уңай эшләре, нинди җитешсезлекләре булды, сезнеңчә?

Китап чыгарып кына эш бармый, халык арасында булырга кирәк

— Мин бер әйбер генә әйтәм: бронированный, кыйммәтле машинаның караңгылатылган тәрәзәсе аша дөньяны күреп булмый. Китап чыгарып кына эш бармый, халык арасында булырга кирәк. Бүгенге көндә халыкның күп өлеше рәсми руханилардан, нәзарәттән читләште. Бу да бит уйланырга нигез. Кеше арасында йөрергә, вәгазьләр сөйләргә кирәк, даими аңлатырга кирәк, телевидение, радио, интернет аша җанлы эфирларга чыгу мөһим. Кеше күрсен, сорау бирсен. Кайда соң мөфти? Мөфти — көтүче түгел, син — лидер, әйдәп баручы булырга тиешсең.

2013 елда президент аппаратыннан аерым шәхесләрдән үз намзәтләрен тәкъдим итмәүләрен үтенделәр, Камил Сәмигуллинны Коръән хафиз, ягъни Китапны яттан белүче галим итеп күрсәттеләр, кешеләр ризалашты.

— Гадел булырга кирәк: Камил Сәмигуллинның интернетта сәхифәләре бар, дини канал булдырды, татар теле мәсьәләсендә таләпчән булды. Мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылганда, милли мохит кысылганда татарлык мәчетләрдә сакланырга тиеш дип әйтеп, мәчетләрдә татар телендә вәгазьләр уку таләбен куйды.

— Камил Сәмигуллин Татар конгрессы утырышында татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел дип чыгыш ясады. Матур сүз. Әмма рухани, суфи кешегә килешми бу сүз. Татар теле Аллаһ Тәгаләгә кирәк. Ул безнең телне яраткан, безнең вазифа – ул телне саклап калу, үстерү. Татар телен өйрәтү – мәчетләрнең түгел, хөкүмәтнең вазифасы. Без исә моңа түрәләрне этәрергә, алардан таләп итәргә тиеш. Камил хәзрәт татар бакчаларын, мәктәпләрен, милли университет ачуда ихтыяҗ бар дип, халык белән хакимият арасын көйләп, түрәләргә моны аңлатырга, милли мәгариф системын булдырырга мәҗбүр итәргә тиеш. Мөселманнар сабантуе, мөселман футболын оештыруга төшермик дәрәҗәбезне. Мөфти – ул идеолог. Ул – татарның, биредә яшәүче мөселманнарның үсеш стратегиясенең булдыручы. Идеология өчен җавап бирергә тиеш ул.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

Ярар, татарча вәгазьләр укыла ди, әмма чынбарлыкта аны бик аз кеше аңлый. Аңлаучылары юк икән, татарча сөйләүнең файдасы бармы? Ярты сәгать татарча булсын, аннары 10 минут русча да аңлатсыннар. Мондый схеманы үзенә дә тәкъдим иттем, әмма мине кире какты, тыңлап та тормады. Татар теле максат түгел, татар теле – максатка ирешү коралы.

— Мәктәпләр дигәннән, Казанның православ епархиясе дини мәктәпләр ачуын дәвам итә, алар барасы да шәһәрнең үзәгендә, заманча оештырылган, җиһазландырылган. Татарстан Диния нәзарәте ягыннан мөселман балалары өчен бакча, мәктәпләр ачу эше авыр бара. Ихтыяҗ юкмы, нәзарәтнең сүзе үтмиме? Сәбәпләре нинди?

— Халыкта ихтыяҗ зур, киресенчә. Аны канәгатьләндерүче генә юк. Оныкларымны Петровский бистәсеннән шәһәрнең икенче очына кадәр татар мәктәбендә белем алсыннар дип йөртәләр. Минем кебекләр шактый. Татар мәктәбенә дә, дини мәктәпкә дә ихтыяҗ бар. Дәүләт эшләмәгәч, аерым шәхесләр балалар бакчалары, мәктәпләрен ача бит. Йөрүчеләр бар икән, димәк сорау бар. Татар акча түләп булса да йөртергә риза дигән сүз. Камил хәзрәт мөфти буларак менә шундый мәктәпләр ачуны кайгыртсын иде. Ник Феофанның сүзе үтте, раввинның сүзе үтә, ә мөфтинеке юк? Димәк, абруе шулкадәр генә. Тырышлык та куелмый. "Госмания" мәктәбе коточкыч хәлдә. Булганны саклый белү дә кирәк. Тәлгать Таҗетдин Болгар ислам академиясенең чишмә башында торды, лаеклы дин әһелләре укытты шәкертләрне, нигә аларны читләтергә? Камил хәзрәт әйдәп бара алырмы аны?

— Зөфәр хәзрәт, сезгә ярау авыр: вакытында Госман Исхакый сайланганда да тавыш чыкты, Илдус Фәизне дә өммәттә кабул итүчеләр аз иде, Камил Сәмигуллин да яраксыз. Сезне канәгатьләндерерлек рәис була аламы, гомумән?

2013 елда Камил Сәмигуллинны яклап чыктым, хәзер үкенәм

— Моны әйтим әле: 2013 елда Камил Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәте рәис булып сайлансын дип мин аны яклап чыктым, мактадым. Хәзер үкенәм. Моңа кадәр булган мөфтиләргә килгәндә, Госман Исхакый чын демократик сайлау узды. 5 намзәт иде анда. Барысы да абруйлы, бу вазифага лаеклы шәхесләр иде. Аңа кадәр Габдулла Галиулла да сайлау процедурасы аша узды. Илдус Фәиз өстән билгеләнгән беренче рәис булды. Аңа 12 имам каршы чыктык, бер намзәт тә тавышка куелмады, аннары мәхкәмәгә дә бирдек бу күренешне. Мәхкәмә безнең яклы карар чыгармады. Аннары Камил Сәмигуллин да шул юлдан китте. Ичмасам, күз буяр өчен булса да намзәт булса иде. Юк бит! Әлбәттә, авылдан килүче бабайлар кул күтәреп утырачак. Ә мин белгән дистәгә якын имам бу вазгыятьне белеп тавыш бирмәячәк, тотылып калачак дип уйлыйм.

— Камил Сәмигуллин янә Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланачак. Монда сюрпризлар булмас. Эш конструктив барсын өчен Татарстанның Диния нәзарәте киләсе дүрт елда нишләргә тиеш, беренчел приоритет эш нинди булырга тиеш?

— Халык белән эшләү беренчел булырга тиеш. Теләсә кайсы мәчеткә, авыл, шәһәр мәчетеме – мөһим түгел, килсен, вәгазь сөйләсен, кешеләрне тыңласын. Мәчетләргә йозак эленгән авыллар шактый. Коръән бастыру кирәкми, Аллаһыга шөкер, китап күп, мохтаҗлык юк, 90нчы елларда нинди генә китаплар чыгарылмады, шулкадәр күп эш башкарылды. Бастырылса да Согуд Гарәбстанында кебек сыйфатлы булсын алар. Хәзер диннең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Кайсы имамны алма, авторитет иде, Татарстанга суверенитет алып биргәндә имамнар беренче сафта булды. Халыкны әйдәп баручылар иде алар. Татарлар исламны фәлсәфә югарылыгына күтәрде, республиканы Русиянең ислам үзәге итте. Әмма саклап кала алабызмы бу исемне? Белмим. Безгә үзебезнең галимнәр кирәк. Үстереп чыгарабызмы аларны? Русия ислам институтын Госман Исхакый ачуга иреште, әлеге Диния нәзарәтенең максаты – аны югары дәрәҗәгә күтәрү. Талантлы, сәләтле егетләр укырга чит илгә китмәсен өчен тырышлык куярга кирәк. Тагын читтә белем алучылар безгә кайтса, аларның белемнәре безгә туры килми дип терсәк тешләячәкбезме? Бу да проблем, әмма моны әйтүче дә, танучы гына юк.

Камил хәзрәт эшләмәде түгел, эшләде. Ялгышлары да, уңышлары да бар. Габдулла Галиулла җитәкчелегендә Татарстанның Диния нәзарәте булдырылды, Госман Исхакый Русия ислам институтын ачты, Илдус Фәиз килде дә китте, ә Камил Сәмигуллин каберләргә табынырга өндәүче буларак тарихта калмасын. Аның масштаблырак эшләргә мөмкинлеге дә, таланты да зур.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG