Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөнбәр" театры татарларны исламга чакыра


Ильяс Халиков

9 апрель Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә "Мөнбәр" татар-дини театры тамашасы узды. Быелгы премьера "Мәдрәсә – белем чишмәсе" дип атала. Театр оешкан 2013 елдан бирле бу – өченче програм. "Аклыкка илтсен юллар" дип аталган беренче тамаша 2015 елда куелган булган.

"Мөнбәр" татар-дини театрын оештыручы җырчы, автор-башкаручы, педагогик фәннәр кандидаты Ильяс Халиков белән концерт аша дингә дәгъвәтләү, халыкның бу чарага мөнәсәбәте, дини җырчылар һәм мөселман иганәчеләр хакында сөйләштек.

— Ильяс әфәнде, татар-дини театры дигәнне ничек аңларга? Ул нинди максат белән оештырылды?

— Татарда драма, юмор-сатира, эстрада театрлары бар, аларның нәрсә икәнен аңлыйбыз. Сәнгать белән мәдәният җәмгыятьне тулыландырырга, тәрбия мәсьәләсендә ярдәм итәргә, яхшы үрнәк белән тәрбия бирергә тиеш. Соңгы 15-20 елда безнең эстрадада пәйда булган билдән түбән мәзәкләр, мәгънәсез җырлар, анадан тума чишенеп чыгуларны халык күрә, ишетә һәм шуларны кабатлап йөри. Җырларны тыңламый да булдыра алмыйбыз, чөнки ул бар җирдән яңгырый.

"Мөнбәр" татар-дини театры Казанда яңа тамаша күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

Үзем 2011 елда дини җырлар башкара башлагач, ни өчен әле бу җырларны театральләштерелгән тамаша итеп тулыландырмаска дип уйладым һәм татар-дини труппасын барлыкка китерү фикере туды. Чөнки мөнәҗәтләр, җырлар гына башкарып кешене алҗытабыз, тамашачы "бу кайчан бетәр икән" дип утыра башлый. Эстрада җырлары ардырмый ул, аны караганда берсе чыга да сикереп бии, җырчы артында да ниндидер тамаша бара. Кеше концерттан күңеле күтәрелеп кайтып китә. Ә менә дини концертның тәэсире бөтенләй башка. Бигрәк тә, дингә карашы сайрак булган яки бу кыйммәтләр хакында уйлый гына башлаган кеше мөнәҗәтләр генә тыңласа, ул аны бик күңелсез чара икән дип кайтып китәргә мөмкин.

Шуңа без уйладык-уйладык та, шушы дини җырларны спектакль аша күрсәтергә ниятләп сюжетка салдык. Соңрак труппаны "Мөнбәр" татар-дини театры дип атарга булдык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мөнбәрне күбрәк кешегә күренү, сүзләре ишетелсен өчен кулланган. Безнең муллалар да, сөннәт буенча, мөнбәрне вәгазьләр сөйләгәндә куллана. Димәк, менә бу татар-дини театрыбыз да пәйгамбәребезнең сөннәтен күрсәтеп, үзебезнең әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәреп, халыкка дөрес мәгълүмат бирә торган бер труппа. Шундый ният-максат белән оештырырга тырыштык инде.

— "Мөнбәр" буларак кайчан оештыгыз?

— Дини җырларны 2011 елда башкара башладым. Ул республикакүләм радиода да бик яхшы кабул ителде, кешеләр эфирга шалтыратып шул җырларны кат-кат куйдыра иде. Рамазан, Корбан гаете, Ураза гаете, мәчетләр турындагы җырлар җыела барды һәм менә шулай тулы бер концерт програмы ясарлык булгач, без аны 2013 елда концерт-тамаша итеп оештырдык. "Аклыкка илтсен юллар" дип аталган беренче програмны 2015 елда Казанда филармония концертлар залында куйдык. Ул Мәүлид бәйрәменә багышланган иде, аны карарга Тәлгать Таҗетдин да килде. Ул бик әйбәт бәяләде. Әлеге програм белән Татарстан авылларында, районнарда йөрдек, аннан соң Пермь, Ульян, Самар өлкәсенә өлкәләренә чыктык.

"Мөнбәр" театры
"Мөнбәр" театры

Шул бер програмны ике ел рәттән куйдык, халыкның кабат-кабат карыйсы килде. "Болгар җилләре исә" дип аталган икенче програм белән дә гастрольләрдә йөрдек. Мондый концерт-тамашаны әле беренче куйгач, халыкка аның нәрсә икәнен аңлатучы ролен дә үтәдек. Тамашачыны әкренләп ияләндердек, безне таный башладылар. Бу әкренләп популярлашып китте. Шундый тенденция барлыкка килде: берәр авылда иганәче кебек бай бер мөселман эшмәкәре килеп чыга да, үз авыл халкына концерт куярга чакыра. Барлык чыгымнарны үзе түли. "Егетләр, әйдәгез, бу тамашаны безнең авылда да күрсәтик әле, безнең авылга да мондый әйбер кирәк" дип безне алып кайта. Шулай итеп ул үз авылы кешеләрен дә әдәпле-әхлаклы, иманлы булырга дәгъватли, безнең эшчәнлек үсешенә дә өлеш кертә.

— Андый иганәче концертлары күп булдымы соң?

— Адым саен түгел инде, сезонга – 15-20 концерт. Без иганә концертларын аерым бер айга җыеп туплыйбыз. Мәсәлән, Мәүлид аена җыярга мөмкин.

— Татарда да элек үз хисабына мәдрәсәләр ачучы, мәгърифәтчелек эшен алып баручы кәсепчеләр булган. Бүгенге эшмәкәрләр арасында да шулай үз халкына мәгърифәт бирерлек, бу эштә әйдәп барырлык мөселман эшмәкәрләре бармыни?

— Андый мөселман эшмәкәрләре булмаса, мәчетләр салынмас иде. Алар бит дәүләт акчасына түгел, бу эшне әйдәп баручы иганәчеләр һәм халык акчасына салына һәм аларның саны арта гына. Бу үзе үк татар-мөселманнарның мәгърифәтчелек юлында потенциалы барлыгын күрсәтә, минемчә.

Ильяс Халиков һәм "Мөнбәр" театры
Ильяс Халиков һәм "Мөнбәр" театры

— Сезнең исем матбугатта да еш күренде, радиодан да ишетә идек, ә нигә без "Мөнбәр" татар-дини театры дигән исемне белми калдык?

— Чөнки реклама булмады, аның белән соңгы арада гына шөгыльләнә башладык. Аңа бик күп чыгымнар кирәк. Барамы эшең – юкмы, керем китерәме – юкмы, анысы беркемне дә кызыксындырмый. Безнең очракта сарафан радиосы гына эшли. Барса – бара, Аллаһы рәхмәте белән, бармаса – юк.

— Барса – бара, бармаса – юк, дигәндә, эшегезнең финанс ягына бөтенләй битараф караган кебек килеп чыга. Гаиләне ашатырга, яшәргә дә кирәк бит.

— Мин никахлар, туйлар, хәләл мәҗлесләр алып барам – яшәргә җитә. Дини җырлар җырлап йөрермен, шундый кәсепкә кереп китәрмен дип бөтенләй уйламаган идем. "Шөкер, Аллам" дигән җырым радиодан яңгырый башлагач, кешеләр хәләл бәйрәмнәргә җырларга чакыра, хәләл туй уздыруны сорый башлады. Берсенә үткәрдем, икенчесенә... Шуннан минем өчен тамада дигән профессия килеп чыкты. Ул вакытта әле "хәләл тамада" дигән әйбер әллә ни юк иде. Шуннан җырларым белән альбом чыкты. Аны халыкка таратырга кирәк булды, әкренләп эшнең дә акчасы күренә башлады. Бүген минем иллегә якын җырым бар. Аларның һәркайсын кимендә 10 мең сумнан чутласаң да, инде бу эшемә капитал буларак 500 мең салганмын дигән сүз. Сигез клипның һәркайсына кимендә 60-70 мең тотылса да, тагын – 500 мең. Әле киемнәре, рекламасын да кертсәң... "Барс-медиа" агентлыгы кебек безне продюсерларга алынучы, эшебезгә шушы сумманы тыгарга әзер кеше булса, безнең аудитория күпкә зур һәм финанс мәсьәлә дә бөтенләй башка булыр иде. Бәлки, безнең шулай әкренләп үсүебез яхшырактыр да.

"Мөнбәр" театры
"Мөнбәр" театры

— Дин ягыннан караганда, музыкага һәм музыка уен коралларына карата төрле фикер һәм фәтвалар бар, кайбер дин әһелләре музыканы бөтенләй тыя. Менә шуны күздә тотып, эшегезгә каршылык белдерүче мөселманнар булмадымы?

"Музыка – хәрәм! Синең урының – җәһәннәм!" дип язучы мөселманнар да бар

— Бар! Бик күп! Интернет аша элек тә, хәзер дә: "Музыка – хәрәм! Синең урының – җәһәннәм!" дип язучы мөселманнар да бар. "Ни өчен син моның белән шөгыльләнәсең, пәйгамбәр аны тыя", дип әйтүчеләр дә бар. Без шәригать кануннары буенча яши торган дәүләттә тормыйбыз, музыка тыңламый булдыра алмыйбыз, ул барыбер колакка керә. Әгәр шушы шартларда яшьләр эстрада җырларын гына тыңласа, аларга альтернатива буларак мондый җырлар да барлыгын белмәсә, кеше динне ничек аңларга тиеш?! Яшьләр бит хәзерге җырларны тыңлый, алар аны норма дип кабул итә. Шул ук муллаларның кайсына гына шалтыратсак та, кимендә 80 процентының телефонында нинди дә булса көй яңгыраячак. Электрон уен коралымы ул, башкамы – музыка булачак бит.

Хакыйкатьтә, һәр сәнгать, һәр иҗат безне әхлак һәм дөрес тәрбия ягына борырга тиеш. Ә хәзер ул киресенчә эшли башлады, бүген болар бар да күңел ачуга гына кайтып кала да, ахыр чиктә тискәре тәэсир ала. Без киләчәктә моның нинди йогынты ясап нәрсәгә китерәсен белмибез. Мәсәлән, әле 90нчы елларда гына татуировка ясату, ертык джинсы киюләр юк иде. Татуировкалы кешене төрмәче дип белә һәм курка идек. Безнең әхлакый яктан сакланмау мәсьәләсе аркасында боларның барысы да бүген норма итеп кабул ителә. Эстрада белән дә шулай. Чит мәдәнияткә ияреп: "За тебя калым отдам, душу дьяволу продам", дип урам тутырып акырып йөрүләрен мин норма итеп кабул итә алмыйм. Үземнең дә балаларым үсә һәм аларның тәрбияле җәмгыятьтә яшәвен тәэмин итү – минем дә бурычым.

Ильяс Халиков
Ильяс Халиков

— Язып кына калсалар җавап бирмәскә дә мөмкин, ә менә концертта яныгызга килеп, җыр-музыка юк, җәһәннәмгә кит, дип әйтүчеләргә ничек дип җавап бирәсез?

— "Абый-апа, сез дини кешегә бәйләнмәгез, ул мәчеткә килгән инде, намаз укый, аның белән сездән башка хәзрәтләр дә эшли. Нигә сез андый кешегә бәйләнәсез? Намаз укымый торган кешегә барып дәгъват ясагыз, ул намаз укый торган булсын", - дип әйтәм. Алар урамдагы әдәп-әхлаксыз кешене өйрәтәсе урында ни өчендер дини кешегә бәйләнәләр. Бу дөрес түгел бит инде. Дискотекага керсен, музыканы сүндерсен дә яшьләргә аңлатсын. Юк, алар бит анда керми. Фотога төшәргә ярамый, видеога төшермә, дип тә ачуланып кычкыручылар бар. Мондый сүзләр белән, иманы ныгып җитмәгән кешенең мәчеттән, диннән гайрәтен чигерү дә озак түгел. Тик мин аңлыйм: ислам динен мөселманнар гамәлләренә карап түгел, Аллаһы тәгаләгә карап кабул итәргә кирәк.

— Бу татар-дини театры – ул барыбер дини проект һәм аны дәгъватлау дип тә карап була. Шушы эшегезгә карата хокук саклау органнарыннан аерым игътибар, чакырып сорау алулар булганы юкмы?

— Без барлык проектларны да Татарстан Диния нәзарәте һәм нәзарәткә бәйле дин әһелләре белән берлектә эшлибез. Безнең клипларны карасагыз да, анда "Диния нәзарте белән берлектә эшләнде" дигән яисә алар белән киңәшләшеп эшләвебез хакында язулар чыга. Кайчакта, алар бу чарада үзләре дә катнаша. Шуңа күрә андый әйбер белән очрашканыбыз юк, Аллам сакласын! Мин аспирантура белән бергә, читтән торып, Русия ислам университетын да тәмамладым, аңарчы Мөхәммәдиядә бер ел укыган идем. Диссертациянең темасы да "Татар халкы педагогикасы үсешендә ислам дине кыйммәте" дип аталды. Диссертациям теория булган булса, мин хәзер аның практикасын эшләп йөрим. Без гореф-гадәтләргә, әдәбиятыбызга таянган ислам дине програмы нигезендә халыкта әдәп-әхлак тәрбияләү белән шөгыльләнәбез.

Тамашачы
Тамашачы

— Гореф-гадәт белән дин икесе бергә була аламы соң? Мәсәлән, мөселманнар арасында шул ук Сабантуй бәйрәменә каршы чыгыш ясаучылар бар.

Татар халкы исламда булмаган булса, ул телен саклап кала алмаган булыр иде

— Күп гореф-гадәт бездә диннән күчкән. Сабантуй, әлбәттә, дини бәйрәм түгел, әмма без аны туганлык җепләрен ныгыту йөзеннән куллана алабыз. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: "Туганлык җепләрен өзмәгез", ди ул. "Туганнар арасын өзгән кеше үзенең гомерен кыскартыр", дигән хәдис тә бар. Сабантуйга туганнар кайта, алар белән чәй эчәбез, аралашабыз, авылдашлар үзара очраша. Моның нинди зыяны бар? Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗәни әйткән бит: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли гореф-гадәт, өченчесе – милли кием", дигән. Әгәр безнең татар халкы исламда булмаган булса, ул телен саклап кала алмаган булыр иде.

— Керәшеннәр бүген дә татарча сөйләшә, алар телне ислам диненнән башка да саклап калганнар...

— Керәшеннәр бар, ләкин бит алар татар халкының бик аз процентын тәшкил итә. Аларның диннәре урысныкы белән бер булганга, ассимиляция тизрәк бара, миңа калса. Әгәр без урыслар белән бер динне тотып, хәзерге шартлардагы кебек аларның телләренә яраклашып киткән булсак, татар теле күптән юкка чыккан булыр иде инде.

— Башка өлкәләрдә шундый дини театрлар бармы?

— Башка өлкәләрдә күренмәде, әмма хәтерлисез микән, 2017-2018 елда Равил Гайнетдин Казанга "Разговоры с душой" дигән програм белән килгән иде. Менә аны да дини тамаша итеп карарга була, ә башкаларда әле күргәнем юк.

— Гомумән, сезнеке кебек дини тамашага билет сату авырмы?

— Бу заманда концертка билет сату бар җырчыга да авыр инде. Хәтта атказанган артистларга да халыкны җыю авыр. Шул ук Татарстанда да бүген зал тутыра торган 5-6 гына артист бар, алары да – дискотека манерындагы җырчылар. Билет сату нәкъ башка күпчелек җырчыныкы кебек инде: үз тауарыңны ничек сатасың – шулай сатасың. Иганәчеләргә дә мөрәҗәгать иттем. Безнеке шул дини проект булганга әзрәк җайлырак та булгандыр әле. Бердән, ул мондый форматтагы бердәнбер концерт, икенчедән, бу арада башка дини җырчыларның концертлары юк.

Ильяс Халиков
Ильяс Халиков

Билет сатып алып туганнарына, дусларына таратучы мөселман эшмәкәрләр дә булды. "Алар мәчеткә чакырганга үпкәлиләр, синең концертка бармый калмаслар, шуннан Аллаһы Тәгалә сүзләрен ишетеп, "Мөнбәр" тамашасын карап күңелләре йомшармасмы", диючеләр бар. Кеше бит әле бу нинди концерт микән дип кызыксынып та килә, ә кемдер шуңа ияләнә. Безнең концертларда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр күренә инде. Хәер, яшьләрнең дә төрлесе бар. Узган ел, мәсәлән, Мәләкәстә булдык. Азактан сәхнәгә 35-40 яшь тирәсендәге ханым чыкты да: "Егетләр, сез минем күңелдә шулкадәр зур хисләр уяттыгыз, мин концерт буе елап утырдым. Бу бик күркәм чара булды", дип рәхмәтләр әйтте. Кемгәдер тәэсир итә, кемгәдер – юк.

— Соңгы елларда мөселманнарны кулга алулар, тентүләр, басымнар күп булды бит инде. Ничек уйлыйсыз, соңгы елларда Татарстанда дин көчәйдеме, әллә киресенчә көчсезләндеме?

— Ул кулга алулар, җинаятьчелек элек тә булган. Әгәр фикер, аң ягыннан кеше сәламәт түгел һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра торган гамәлләр кыла икән кулга алына инде. 20-30 ел элекке белән чагыштырып караганда, бүген дин күтәрелештә. Күпме мәчетләр салынды, хәләл кафелар ачылды. Башка регионнарда мондый әйбер юк. Никахлар ничек зурлап үтә башлады. Эстрада җырчылары арасында да дини җырлар җырлаучылар күбәеп китте: шулардан Салават белән Гүзәлем, Вәли белән Гөлназны әйтеп була. Эстрада җырчылары, театр актерлары арасында да намаз укучылар күп. Алар аны кычкырып әйтмәсә дә, намазлылар. Халык үзенә күрә уйлана, фикерли, тормышның мәгънәсен аңлый. Безгә хәзер сыйфат өстендә генә эшләргә кирәк инде. Ураза вакытында яулык ябып, уразадан соң мини итәк киеп йөрүләр сыйфат түгел.

— Ул дини җырчыларны сез үзегезнең конкурент итеп күрәсезме?

Халык нәрсә ярата – шуны бирәбез инде, дип кенә концерт куярга ярамый

— Минем конкурентлар – барлык татар эстрадасы артистлары. Халык дискотека җырларына ияләнеп беткән, шуңа безне тыңламыйлар. Хәзер мин аларны тегеннән үземә тартып китерергә тиеш. Тик барыбер, халык нәрсә ярата – шуны бирәбез инде, дип кенә концерт куярга ярамый. Яраткан әйберне генә ашап торсаң, организм да рәхмәт әйтми. Халык ярата бит дип, халык мәнфәгатенчә генә йөри башласак, безгә бөтенләй башкача яши башларга кирәк була. Мин моның әдәп-әхлак ягын әйттем инде.

— Бүген бик актуаль сорау: татар яшәгән барлык өлкәләргә дә йөрибез, дидегез. Башкортстанга кертәләрме соң?

— Безнең анда бер дә концерт куйган юк әле. Туйларга баргалаган булды, әмма концерт белән кергән юк. Чакырсалар, уйлап карарга була. Ә чакырмыйлар икән, үзем барып, оештырып йөрү турында уйлаган юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG