Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар эстрадасына альтернатива килә — дини җырлар"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Бер төркем татар җырчысы хәзерге эстрадага альтернатива буларак дини җыр жанрын булдырырга кереште. Беренче тамашаны Корбан гаетендә тәкъдим итәргә җыеналар.

Татар эстрадасының танылган җырчылары дини җырлар иҗат итә башларга ниятләвен белдерде. Узган атна Казанның "Тантана" ресторанында очрашып алар үз тарафдарлары белән беренче тапкыр җыелып сөйләште.

Марсель Вәгыйзов, Илгиз Шәйхразиев, Сәидә Мөхәммәтҗанова, элек "Казан егетләре" төркемендә җырлаган Марат Галимов, Вәли Фазлиәхмәтов, Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов, баянчы Ринат Вәлиев, шагыйрь Рифат Сәлах үзара фикер алыштылар. Җырчылар яңа дини җырларын да башкарып күрсәтте. Диндә музыка уен кораллары тыелган, дип бәхәсләшеп тә алдылар.

"Татар эстрадасына альтернатива — дини җырлар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

"Максат — дини җыр жанрын барлыкка китерү"

Әлеге очрашуны оештыручыларның берсе, журналист, алып баручы Марсель Әхмәдуллин сүзләренчә, татарда яңа дини җыр жанрын булдырырга вакыт. Моны алар эстрада тамашасы әзерләүдән башламакчы.

"Аның сюжет линиясе булачак, ул җырлар белән үрелеп барачак. Коръән укыганда да, мәкамдә дә татар аһәңе яңгырасын иде. Татарда азан әйтүне, мөнәҗәтләрне башкаруны яңартасы килә. Максат — заманча шартларга туры китереп, дини җыр жанрын барлыкка китерү", диде ул Азатлыкка.

Дин тотучылар бүгенге эстраданы тыңлый алмый, шуңа да аңа альтернатива булдырырга кирәк, ди Әхмәдуллин. Аның фикеренчә, бу эшкә алынырга торган 10-15 артист бар.

Марсель Әхмәдуллин
Марсель Әхмәдуллин
Дин кешесе бүгенге эстрада тәкъдим иткән җырны кабул итә алмый

"Азмы-күпме дингә якынайган кеше, кызганыч, бүгенге эстрада тәкъдим итә торган җырны кабул итә алмый. Намазга баскан кеше өчен бу бөтенләй башка сыймаслык әйбер. Шуңа күрә бер төркем иҗат әһелләре эстрадага альтернатива кирәк дигән фикергә килде. Ул дин белән сугарылган булмаса да, дини эчтәлек, дини мотив, гомуми яшәешне үз эченә алган дини җыр жанры булыр", ди Марсель Әхмәдуллин.

Эстрада тамашасын Ураза гаетендә тәкъдим итәргә теләгәннәр. Ләкин коронавирус сәбәпле, програмны хәзер Корбан гаетенә күчергәннәр. Алга таба республика ифтарында, Мәүлидләрдә күрсәтергә җыеналар. Мөфтият тә кызыксыну белдергән.

"Дини җырларга ихтыяҗ бар​"

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов бүген ике дини җыр иҗат иткән. Аларның берсен ул башкарып та күрсәтте. Шуларның берсе — Чуашстанда тәравих вакытында көйләнә торган салаватны яңартып башкару. Яңача җырлауны ул дингә якынаюы белән аңлата.

Марсель Вәгыйзов
Марсель Вәгыйзов

"Минем элекке елларда да репертуарымда мәгънәсез җырлар булды дип әйтмәс идем. Дингә якын булган җырлар да бар иде. Соңгы ике елда эстрададан китеп, күп көчне дини юнәлешкә бирдем. Бу — беренчедән, иманга килеп, намазга басу белән бәйледер. Башкача фикер йөртә башлыйсың, дөньяга караш үзгәрә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәр кеше хәлиф итеп җибәрелгән. Миңа Аллаһы Тәгалә тавыш биргән. Җыр аша үзебезнең элеккеге мөнәҗәтләрне, бәетләрне яңа сулыш белән халыкка җиткерү теләге бар.

Бездә электән калган мөнәҗәтләр югалган, беркайда сакланмаган

Шушы юнәлештә эшләүчеләр күбрәк гарәп, төрек мотивы белән җырлый. Бу кытлыктандыр инде. Ә бездә электән калган мөнәҗәтләр югалган, беркайда сакланмаган. Мин Казанның соңгы ишаны Гарифулла ишанның 92 яшьлек кызы Зөбәрҗәт абыстай белән таныштым. Аның белән күрешеп, җырлаган язмаларын алдым. Үзе иҗат иткән мөнәҗәтләре дә бар. Аларны да бүгенге көнгә яраклаштырып халыкка җиткерергә була", диде Марсель Вәгыйзов Азатлыкка.

Җырчы сүзләренчә, мондый җырларга ихтыяҗ бар. Дин белән көрәшү һәм аның ничек торгызылуы турындагы "Яшисе килә" җыры клибына уңай фикерләр килүен мисал итеп китерде ул. Яңа җырларын Рамазан аенда радио аша халыкка җиткермәкче.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

"Музыка уен коралларыннан ераграк тору хәерле"

Ләкин иҗат әһелләре арасында бәхәс тә чыкты. Очрашуда катнашкан Казанның Сәләх мәчете имамы Тимергали Юлдашев музыка уен коралларын кулланмыйча җырларга өндәде.

"Әгәр дә сезнең ниятегез дөрес икән, Аллаһы Тәгалә кичерер. Алай да музыка уен коралларыннан ераграк тору хәерле", дип белдерде Тимергали хәзрәт.

"Хәзердән үк музыка ярамый дисәк, беркемгә кирәк булмаячакбыз. Моңа әкренләп барырга кирәк", дип туктатырга тырышты аны Марсель Әхмәдуллин.

Ләкин уен кораллары тирәсендәге бәхәс моның белән генә тукталмады. Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков музыка уен коралларын куллану барыбер эстрадага якынайтачак ди.

"Бу юнәлештә 2011 елдан бирле шөгыльләнәм. Иманым артмый минем. Музыка уен коралларын күбрәк кушкан саен, без эстрадага күбрәк якынаячакбыз. Мөселман байларыннан билет сатып ала алмассызмы дип ярдәм сорап килгәнем бар. Ильяс, синең концертыңда музыка уен коралларында уйныйлар, гөнаһлы җиргә акча кертәсем килми, мин мәчеткә сәдакә бирәм диләр" диде Халиков.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Бәхәскә баянчы Ринат Вәлиев нокта куярга тырышты.

"Ике юл бар. Әгәр шәригать ягыннан карасак, без бу әйберне бөтенләй бетерергә тиеш. Әлеге мәсьәләне үзем 5-6 ел элек нык өйрәнеп яттым. Шуңа күрә музыкадан берничә тапкыр китәргә теләгән идем. Дүрт мәзһәб буенча, музыка бөтенләй ярамый. Җырлау, мөнәҗәт һәм кечкенә барабанда башкарырга ярый. Эстрада тәртипсезләнгән саен, бөтен әйберне бетерсәк, яхшыга булыр микән? Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр җырлаган бит, йөрәктә моң бар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова көйләре беркайчан да бетмәгән һәм бетереп тә булмый. Моңсызландырып, тәртипсеәләндереп кенә бетереп була аны. Миңа калса, Коръәнне һәр милләт үзенчә көйләштереп укый, төрекләрнең дә безнең ничек Коръән укуны тыңлыйсы килә. Ә укучы юк. Шуңа да музыкада кискен киртәләр куймыйча, яңача чыгыш ясасак, файда китерәбез дип эшләргә була", диде Вәлиев.

"Дини җырлар заманча булырга тиеш"

Шулай да очрашуда җырчыларның күбесе дини җырларын музыкага башкарды. Элек "Казан егетләре", аннан "Раян" төркеме җырчысы Вәли Фазлиәхмәтов бүгенге дини җырлар заманча яңгырарга тиеш дигән фикердә.

"Без эшләгәндә татар эстрадасына яңалык кертү, заманча итү бурычын куйган идек. Дини мәсьәләдә мин аларны кулланам. Күбрәк Маһир Зәйн, Сами Йосыфны тыңлыйм. Алар дөнья дәрәҗәсенә чыккан җырчылар. Аларны барысы да ярата. Үземнең иҗатымны алар белән бәйлим. Җырларымны аларның иҗаты белән чагыштырам", ди Вәли Фазлиәхмәтов.

Төрле стильдә иҗат итүче Илгиз Шәйхразиев дини җырларны музыка белән дә, ә мөнәҗәтләрне аерым тавышка гына башкаруын әйтә. Моңа ихтыяҗ бар ди ул.

Илгиз Шәйхразиев
Илгиз Шәйхразиев

"Безнең халыкта музыканы, дини булсынмы, фәлсәфи, мәхәббәт, кояш турында булсынмы — аны беркайчан да туктатып булмаячак. Дөнья алга таба бара, шуңа күрә дини җырлар шушы көймәгә утырып барырмы, әллә инде үз юлы белән китерме? Минем башымда шундый сораулар бар. Ләкин җавап бирәсем килми.

Мөнәҗәтләрдә, бәетләрдә фикер, фәлсәфи уйлар бар

Мондый җырларга ихтыяҗ бар. Чөнки фикерле кешегә бу җырларны җиткереп була. Мөнәҗәтләрдә, бәетләрдә фикер, фәлсәфи уйлар бар. Аларны башкара белсәң, урыс кешесе дә, чит милләт кешесе дә тыңлап, тәрҗемәсен карап, хисләнеп, үзенә бер ризык ала ала. Нәрсә җитми? Мин нәрсәдер җитә, җитми дип әйтә алмыйм. Фәкать ихлас булырга тиеш. Ихлас булган әйберне кеше үз итәчәк", диде Илгиз Шәйхразиев Азатлыкка.

"Уен коралсыз башкарылган җырны тыңламыйлар"

"Казан егетләре", "Артур-Марат" төркемнәренең элекке җырчысы Марат Галимов очрашуга күбрәк күзәтүче сыйфатында килгән. Дини җырларга алынырга әле әзер түгел.

Марат Галимов
Марат Галимов
Дини җырлар белән чыгарга әле әзер түгелмен

"Мин дини җырларны тыңлыйм. Ләкин Марсель Вәгыйзов, Вәлиләр башкарган җырлар белән чыгарга әзер түгелмен. Татар эстрадасы бик җиңелгә китте, артистлар да ямьсез сүзләр кертә башлады. Мин моңа бик каршы. Хәзер яңа җырлар иҗат итәм. Ләкин эчтәлекле, төпле, дингә каршы килми торган сүзләр белән эш итә башладым. Шагыйрьләр белән эшлим. Шигырь язганда начар, нахакка әйтелүче сүзләр булмасын дип алдан кисәтәм. Минем көйгә текст язганда шундый таләпләр куям", ди Галимов.

Җырчы дини җырларны музыка уен коралларыннан башка киләчәген күрми. Моңа ихтыяҗ юк ди.

"Музыка уен коралларын кулланмыйча башкарылган җырларны мин сынап караган бар. Биш минут тыңлыйлар. Аннары кемдер тешен казый, кемдер колагын, башын кашый башлый. Кызганычка, безнең халык аңа тәрбияләнмәгән. Барыбер уен кораллары кирәк. Монда егетләрне, хәзрәтне тыңлап тордым. Уен кораллары тыелган диделәр. Теләсә кайсы концертка барыгыз, музыкасыз җырлаучыны ике сәгать буе тыңлап утыра аласыңмы? Тавышың алтын булса да, ун минут кына дәвам итә ала ул", диде Марат Галимов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG