Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Коръән өчен колонияне мәхкәмәгә биргән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Колония җитәкчелеге Коръәнне, башка китапларны кебек, башта экстремизмга тикшерәбез дигән. 

Владимир өлкәсендәге 2нче колониядә утыручы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный үзе белән алып килгән Коръән китабын бирмәүләре турында белдерде. Моны ул мәхкәмәгә шикаять иткән.

"Миңа минем Коръәнне бирмиләр. Бу ачуымны китерә. Утырту белән мин үземне тоткынлыкта камилләштер исемлеге төзедем. Анда Коръән һәм Сөннәтне тирәнтен өйрәнү һәм аңлау да бар", дип язды Навальный Инстаграмда.

Ул "мөселман булмаган сәясәтчеләр арасында Коръән буенча чемпион" булырга телим ди.

"Минем аны элек тә укыган бар, әлбәттә. Ләкин бөтен кеше кебек кенә — "укыдым дияр өчен укыйм, ләкин берни дә аңламыйм". Миңа бу гына җитми. Христиан буларак үсешем дә Коръән укуны таләп итә", дип өстәгән Навальный.

Сәясәтче постыннан аңлашылганча, колония җитәкчелеге Коръәнне, башка китапларны кебек, башта экстремизмга тикшерәбез дигән.

2 февральдә мәхкәмә Алексей Навальныйны 2013 елгы "Ив Роше" җинаять эше нигезендә төрмәгә утыртты. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу хөкем карары канунсыз дип таныды. Навальный ике ел ярым чамасы төрмәдә утырырга тиеш булачак. Левада үзәге ачыклаганча, русияләрнең 29 проценты Навальныйга хөкем карары гадел түгел дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG