Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәннәргә үзизоляция тәртибе бетерелә


Үзгәрешләр 15 апрельдә үз көченә керә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле "Югары әзерлек" тәртибе турындагы фәрманга үзгәрешләр керткән. Аңа ярашлы, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен үзизоляциянең мәҗбүри тәртибе бетерелә.

Үзгәрешләр 15 апрельдә үз көченә керә.

Шул ук вакытта республика хакимияте өлкәннәргә үзизоляция тәртибен үтәргә киңәш итә.

Яңа төр коронавирус эпидемиясенең икенче дулкыны башлану сәбәпле, Башкортстанда 2020 елның 2 октябреннән өлкәннәр өчен изоляция тәртибе кире кайтарылган иде.

Рәсми саннарга карый, Башкортстанда тәүлек саен 100гә якын кешегә COVID-19 диагнозы куела, көн саен 2-3 кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителә.

Әле республика дәваханәләрендә 201 кеше ковидтан дәвалана диелә. Аларның 18е авыр хәлдә, җиде кеше үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3117 кеше амбулатор дәвалана.

Пандемия башыннан коронавирустан барлыгы 406 кеше үлгән.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 99 кешегә куелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG