Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "Төбәк Платоны" салымын кертми торырга булган


Татарстан юлларыннан йөргән өчен түләү йөк машиналары хуҗаларына артык кыйммәткә төшә.

Татарстан республикадагы юлларны кулланган өчен йөк машиналарыннан салым алуны кертми торырга булган. Татарстан Дәүләт шурасы "Төбәк Платоны" кертү турында федераль канун өлгесе әзерләргә тиеш булса да, профиль комитет моны үзенең эш планыннан алган. Депутатлар, түләү кертелгән очракта, йөк машиналарына ул кыйммәткә төшәсен исәпләп чыгарган. Юлның һәр километры өчен 8 сумнан артык салым алырга туры киләчәк, бу эшмәкәрләрнең финанс-икътисад хәленә авырлык тудырачак һәм бәяләр үсүгә китерәчәк дигән нәтиҗәгә киленгән. Йөк ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр исә "Төбәк Платоны" кертү идеясы үзе үк "саташкан" һәм "бизнесны юкка чыгара" ала иде дип бәяләде. Түләү кертелсә, йөк машиналары Татарстанны урап уза башлаячак диелде.

Татарстан йөк машиналарына юл түләве кертергә җыенуы турында узган елның ноябрендә әйтелде. Төбәк юллары өчен акча алуны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыккан иде. Аның фикеренчә, федераль юлларга салым кертелгәч, йөк машиналары төбәк юллары буйлап йөри башлый. "Без юлларыбызны якларга тиеш" дигән иде Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Русия күләмендә "Платон" системы эшли, ул федераль трассалар куллану өчен юл түләве җыя. Татарстанның үзенең "Платон системын" кертергә теләвен йөк ташучы машина хуҗалары дәүләтнең халыкны талауның тагын бер ысулы дип атады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG