Accessibility links

Бөгелмә эшмәкәрен үтерүче 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде


Евгений Деданин
Евгений Деданин

Прокурор Мирзоянны 15 елга утыртуны һәм 280 мең сум штраф салуны сораган иде. 

15 апрельдә Бөгелмә шәһәре мәхкәмәсендә Әрмәнстан ватандашы Араик Мирзоянга хөкем карары чыкты. Ул эшмәкәр Евгений Деданинны үтерүдә гаепле дип табылды һәм 12 елга кырыс тәртипле колониядә ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, аңа 200 мең күләмендә штраф салынды.

Прокурор Мирзоянны 15 елга утыртуны һәм 280 мең сум штраф салуны сораган иде.

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин узган елның 1 сентябрендә үтерелде. Җинаятьче аны сәүдә челтәре келәтләре янында сагалап торып, аркасына өч тапкыр аткан, Деданин яраларыннан һәлак булган.

Аткан кешене тиз арада тотканнар. Ул Самар өлкәсе кешесе, 54 яшьлек Араик Мирзоян булып чыккан. Ул гаебен кире какмаган, җинаятьне дуслары өчен үч алу максатыннан эшләдем дигән. Ике ел элек Евгений Деданин өенә басып кергән талаучылардан котылырга теләп, җинаятьчеләрне пычак белән кадап үтергән.

2018 елның сентябрендә кораллы ике кеше Деданинның өенә бәреп керә. Эшмәкәрне, хатынын һәм дустын бәйлиләр. Деданинны йортны сигнализациядән аерырга алып барганда ул талаучылардан ычкынуга ирешә. Кухняда пычак алып, талаучыларга берничә тапкыр кадый. Алынган яраларыннан алар җан бирә.

Деданинга карата "саклану вакытында арттырып җибәрү нәтиҗәсендә үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Соңрак Татарстан прокуратурасы мондый эш ачуны канунсыз дип табып, аны гамәлдән чыгарды. Деданин өенә һөҗүм оештырган кеше алты ел колония җәзасы алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG