Accessibility links

Татарстанда 23 гыйнварда киңкүләм чуалышларга чакыручы хөкем ителде


Чаллы кешесен киңкүләм чуалышларга чакыруда гаепле дип таныганнар һәм алты айга иреген чикләгәннәр. 

Сәясәтче Алексей Навальныйны яклап 23 гыйнварда узган митинглардан соң Татарстанда беренче кеше җинаять эше нигезендә хөкем ителде. Чаллы кешесе киңкүләм чуалышларга чакыруда гаепле дип танылды һәм аның алты айга иреге чикләнелде. Бу хакта Chelny-biz.ru хәбәр итә.

Моннан тыш, иргә киңкүләм чараларга барырга, яшәү, эшләү һәм уку урыннарын үзгәртергә, шәһәрдән чыгып китәргә ярамый, аңа айга бер җәзаларны үтәү федераль инспекциясенең Автозавод районы идарәсендә билгеләнергә кирәк булачак.

Татарстан хокук саклау органнары Русиядә беренче булып 23 нче гыйнварда узган протестлар белән бәйле рәвештә җинаять эше ачкан иде.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе 21 гыйнварда бу эшнең ачылганы турында хәбәр итте. "20 гыйнварда ачыкланмаган зат социаль челтәрләрнең берсендә 2021 елның 23 гыйнварында киңкүләм чуалышлар уздыруга чакырып мәгълүмат урнаштырды. Шул ук вакытта бу зат хәбәрен җәмгыятькә зыян салучы гамәлләргә өйрәтүче күрсәтмәләр белән тулыландырган" диелгән иде тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү эше барган вакытта бу җинаятьне кылуда шикләнелүче Чаллы кешесе иректә булган, аңа читкә китмәү шарты куелган. Бу кешенең исеме әйтелми. Ир гаебен таныган һәм эшен аерым тәртиптә карауны үтенгән, ягъни мәхкәмә тикшерүе уздырмаска сораган.

  • Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп, илнең йөзгә якын шәһәрендә 23 һәм 31 гыйнварда митинглар узды. Ил буйлап меңнәрчә кеше тоткарланды. 23 гыйнвар протест чаралары өчен тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. Татарстан башкаласында протестларда тоткарланган 573 кеше җаваплылыкка тартылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG