Бер төркем програмчылар һәм тарихчылар Русиядә беренче генеология онлайн-хезмәтен эшләтеп җибәргән. Familio дип аталган бу сайтта тарихи, географик, мәдәни мәгълүмат саклана. Бу сайттагы мәгълүмат тупламына таянып, үзеңнең туганнарыңны һәм әби-бабаларыңны табып була, архивларга мөрәҗәгать итмичә дә үзеңнең шаҗәрәңне төзи аласың дип белдерә сайтны эшләүчеләр.
Familio онлайн-хезмәтеннән теләгән һәркем бушлай файдалана ала.
Әлеге сервисны булдыручыларның берсе - Айдар Әхтәриев. Ул элек шаҗәрәләр һәм төбәкне өйрәнү белән бәйле булган Уфаген проектын да тормышка ашырган.
"20 елдан артык вакыт дәвамында үз гаиләмнең шәҗәрәсен өйрәндем, анда алты меңнән артык кеше тупладым. Генеология өлкәсен өйрәндем, аеруча генеологиядә ДНК куллану мәсьәләсен, Идел буе һәм Польша-Литва татарлары, башкортлар генеологиясен өйрәндем. 2018 елда Familio онлайн-хезмәте ясау өчен бер төркем фикердәш тупланды" дип сөйләде Азатлыкка Айдар Әхтәриев.
Familio сервисында генеологиянең Русиядә иң зур базасы җыелган, ул 10 миллион битне тәшкил итә. Алар бер системга берләшкән дүрт тупламнан тора. Беренчесендә кешеләр һәм фамилияләр, 400дән артык иң нык таралган фамилия, аларның килеп чыгышы, географик таралышы күрсәтелә. Моннан тыш, анда тагын берничә дистә мең фамилия табып була. Икенче база Русиядә юкка чыккан авыл атамаларын туплаган. Өченче базага чиркәүләр, мәчетләр, башка дин гыйбадәтханәләре харитасы керә. Дүртенче тупламда сайтта куелган мәгълүматның чыганагы булган архив документларының исемнәре китерелгән.
Familio сайтының үзенчәлеге шунда, авторлар Русия империясендәге авыл исемлекләрен төзеп, аларны бүгенге чор авыл һәм шәһәрләре белән бәйләгән. Мондый колачлы эш башкарылганы юк иде әле, ди авторлар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!