Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дини берләшүгә хезмәт итәчәкбез"


Даян Мәҗитов

Башкортстанда татар телендә "Бәрәкәт ачкычы" дигән дини журнал чыга башлады. Аны башкорт егете Даян Мәҗитов чыгара. Ул узган ел башкорт телендә "Бәрәкәт" журналы нәшер итә башлаган иде. Мәҗитов белән әңгәмә кордык.

— Даян әфәнде, икътисади авыр чорда яңа газет-журнал чыгара башлау җиңел түгел. Бу эшкә ничек алындыгыз?

— Авыр заман булганга күрә дә чыгарырга булдык. Халыкка рухи булса да җиңеллек китерик дип тотындык. Кешегә ризыкны, бәрәкәтне Аллаһы Тәгалә бирә. Халкыбызга туры юлны күрсәтү, алар Аллаһы Тәгаләнең яраткан кешеләре булсын өчен "Бәрәкәт"не чыгарырга булдык. Аллаһы Тәгалә халыкның Коръәнгә мөнәсәбәтенә карап яки халыкны күтәрә, яки төшерә ала. Халыкның дингә, Коръәнгә мөнәсәбәтен арттыру өчен бу эшкә алындык. Кешеләр динне өйрәнсеннәр, дингә карата сөю барлыкка килсен, динне тотсыннар, җирдә әхлак булсын – максатларыбыз шул. Әгәр халкыбыз гыйлем, әхлакый тәрбия алса, Ходай да безне югары күтәрер дигән өмет бар.

— Моңа кадәр башкорт телендә "Бәрәкәт" журналы чыга иде.

Башкорт телендә "Бәрәкәт" журналы
Башкорт телендә "Бәрәкәт" журналы

— Башкортча "Бәрәкәт"не 2020 елның башыннан чыгара башлаган идек. Узган ел 12 сан чыгардык, быел 3 сан. Халык языла, абунәчеләребез 1500гә җитте. Шуңа өстәп сатуга тагын 200, ягъни барлыгы 1700 данә чыга. Бер елда шул кадәр тираж җыелу әйбәт. Күп еллар чыгып та тиражы меңгә тулмаган журналлар бар. Башлаган чорда 247 кеше язылган иде. Күбрәк чыгарып мәчетләрдә тараттык. Баймак, Зилаер, Куергазы районнары күпләп алдыра. Тираж җыю интернетка да бәйле, мөселман егет һәм кызлары социаль челтәрләрдә безнең турында күп язалар. Без Инстаграмда, Вконтактеда бар. Вконтакте төркемендә мең ярым кеше. Шулай ук ватсап һәм телеграм аша тараталар. Әлегә сайтыбыз юк, эшләргә җыенабыз.

— Газет-журнал чыгарып баеп булмый. Аны чыгару үзен матди аклыймы?

— Әйе, аннан файда юк. Журналны бастырырга акча җитә, ләкин хезмәт хакына калмый. Журналны өч кеше чыгарабыз. Дизайнер, верстка эшләүче ике кеше. Мин эчтәлек өчен җавап бирәм. Татарчаны белгән кешегә биреп тәрҗемә итеп алдым. Бу татарча санны чыгарырга татарлар булышты. Туймазы, Бишбүләк, Ярмәкәй, Кушнаренко халкы ярдәм итте.

— Дини журнал булгач, тематика гел дини генә булачакмы?

Татар телендә "Бәрәкәт ачкычы" журналы
Татар телендә "Бәрәкәт ачкычы" журналы

— Юк, гел дини язмалар белән генә тутырмыйбыз, без мәдәни-мәгърифәт басмасы. Иң мөһиме – дингә каршы булган язмалар керергә тиеш түгел. Без сәяси темаларны һәм милләтара мәсьәләләрне күтәрмибез. Бала чакта безнең гаиләдә "Казан утлары", "Азат хатын" журналлары алдыралар иде. Шуны безгә әни башкортчага әйләндереп укый иде. Кайбер шигырьләр истә калган. Элек милләтара каршылыклар булмады.

Бездә мөселманнар арасында каршылыклар булырга тиеш түгел. Мәчеткә башкорт та, татар да, үзбәк тә, башка милләт вәкилләре дә йөри. Барсына да бер мәчет. Башкортлар татарча журналны, татарлар башкортча журналны чыгарырга ярдәм итә. Арага чөй каксалар да, дин безне берләштерергә булышлык итә. Без дини берләшүгә хезмәт итәчәкбез.

Мин журнал болай таралыр дип уйламаган идем. Русия каталогына кердек. Татарстанда, Чиләбедә, Оренбурда, Мәскәүдә, Мурманскида алдыручыларыбыз бар. Җайлап таралып китәрбез дип уйлыйм. Татарча тәүге сан 999 данә чыкты. Аларны районнардан килгән кешеләр аша таратабыз. Рамазан аенда мәчетләрдә тарату җиңел. Дини журналга мохтаҗлык бар. Кешеләр дини басмаларга мохтаҗ. Эзләп алып укучылар бар. Фикерләр уңай.

— Татарчасы башкортчадан тәрҗемә генәме?

— Юк, бар язмалар да тәрҗемә түгел. Мәсәлән, татар язучыларының әдәби әсәрләрен бирәбез. Милли тарихи язмалар бирергә җыенабыз.

"Бәрәкәт" һәм "Бәрәкәт ачкычы" журналлары
"Бәрәкәт" һәм "Бәрәкәт ачкычы" журналлары

— Башкортстанда татар, башкортлар күп. Бергә кушканда алар ике миллионнан артык, урыслардан да күбрәк. Алар арасында диниләр күпме дип уйлыйсыз?

— Мин 1 процент дип уйлыйм. Авылларга карыйк. Авылларда якынча 400 тирәсе кеше яши. Шуларның 3-4е генә мәчеткә җомга намазына йөри. Мәсәлән, минем туган ягым Бөрҗән районының Яңа Усман авылын алыйк. Анда 400гә якын кеше яши. Мәчеткә 4 ир, шул чама хатын-кыз йөри. Әле мин Шамонино авылында яшим. Анда халыкның 90 процентын татар-башкорт тәшкил итә. Шамонинода 3 мең тирәсе кеше яши, җомга намазына 20-25 кеше килә. Дөрес, ураза чорында халык күбрәк тә йөреп ала. Ураза тотучылар күп, ләкин көн дә намаз укып, дин буенча яшәүчеләр бик аз.

— Диннең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Мәчетләргә йөрүчеләрнең юклыгына караганда, бик өметле түгел кебек.

— Киләчәге бар. Безнең халкыбызның киләчәге диндә. Дин белән генә күтәрелеп китә алырбыз дип уйлыйм. Дин булса, халыклар арасында миллатара каршылыклар булмаячак. Эчкечелек, наркомания булмаячак. Дин гыйлемгә өнди, димәк, кешеләр гыйлемгә тартылачаклар. Күрше белән күрше дус яшәячәк, балаларга күркәм тәрбия биреләчәк, ата-ананы хөрмәтләү артачак. Дин тәгълиматлары килеп җитсә, без яхшы яшәячәкбез. Кәсепләр булачак, кеше ярлы калмаячак. Халык милләтенә карамый бер-берсенә ярдәмләшеп яшәячәк. Дин булмаса ызгыш, эчкечелек, ялкаулык хөкем сөрә. Укырга, гаилә корырга теләмәү динсезлектән килә.

"Бәрәкәт" һәм "Бәрәкәт ачкычы" журналлары
"Бәрәкәт" һәм "Бәрәкәт ачкычы" журналлары

— Авылларда мәчетләрне ачалар да, йозакка бикләп куялар. Анда йөрүчеләр ни рәвешле күбәер дип уйлыйсыз?

— Драматургиядә шундый канун бар – диварда мылтык эленеп тора икән, димәк, ул кайчан да булса атачак. Монда да шулай, мәчетләр бикле торыр-торыр да ачылыр, халык күпләп йөри башлар дип уйлыйм. Элек авылда бик абруйлы мулла булган, улы коммунист, аның улы эчкече булган. Ә ул эчкечедән туган малай дингә килеп авылга нур чәчә. Дин безнең канда, ул бер буында барыбер килеп чыга.

— Русия президенты чиркәүдә еш була. Бәлки безнең республика башлыклары да үрнәк күрсәтергә тиештер?

— Уфада башкалага караган авылларны санаганда ике дистәгә якын мәчет булса, Казанда – 80, Махачкалада – 120 мәчет бар. Бездә бик аз.

Мин Татарстан президентының мәчеттә бик еш булганын беләм. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Темәскә баргач, мөселманнар белән намаз укыган иде. Бу хәбәр Баймак, Сибай ягындагы бар халык арасына таралды, халык дәртләнеп китте. Элекке премьер Рөстәм Мәрдәновның корбан чалуын, халык белән намаз укуын сөйлиләр. Җитәкчеләр үрнәк күрсәтергә тиеш. Җитәкчеләр үрнәк күрсәтсә, мәчетләр саны артса, халкыбыз дингә басса, безнең киләчәк яхшы булачак. "Бәрәкәт" тә шуңа хезмәт итү өчен оешты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG