Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия саклану министрлыгы Кырымда күнегү узган гаскәрен чыгара


Күнегүләр
Күнегүләр

Пентагон элегрәк Русия Украина чигендә 2014 елдагыдан күбрәк гаскәр туплаган дигән мәгълүмат китергән иде.

Русия саклану министрлыгы илнең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда күнегүләрдә катнашкан гаскәрне даими тору урыннарына кайтара дип хәбәр итә Русия медиасы.

"Тикшерү чараларында катнашкан Көньяк хәрби бүлге һәм Һава-десант көчләре 23 апрельдә даими тору урыннарына кайтуга кереште" дип яза ТАСС министрлыкка сылтанып.

Хәзерге вакытта бу гаскәрнең төрле транспорт чараларына – поезд, очкычларга, диңгез корабларына төялүе бара диелә.

Гаскәрнең китүе турныда мәгълүмат әлегә саклану министрлыгы сайтында чыкмаган.

22 апрельдә Русия саклану министрлыгы Кырымда күнегүләр уздырды. Аларны карарга саклану министры Сергей Шойгу килде. Ул Көньяк һәм Көнбатыш хәрби бүлгеләрдә күнегүләр тәмамлануын игълан итте. Гаскәрләр 1 майга кадәр чыгарылып бетергә тиеш диелә.

Аннан алда Пентагон Русия Украина чигендә 2014 елдагыдан күбрәк гаскәр туплаган дигән мәгълүмат китергән иде.

Русиянең Украина белән чикләрендә һәм илнең көньяк төбәкләрендә гаскәр туплавы АКШ һәм Европа берлеге илләрендә борчу тудырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG