Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем өчен спорт — күңел ачу чарасы"


Искәндәр Ядгәров
Искәндәр Ядгәров

Апрель башында Сочида Русия марафон чемпионаты узды. Әлеге ярыштан соң Мәскәү марафоннарында алдынгы урыннар яулап килгән Искәндәр Ядгәров профессионал карьерасын тәмамлавын белдерде. Азатлык Искәндәр белән аның төп эш урыны — "Яндекс" офисында аралашты.

Искәндәр Ядгәров 2011 елдан бирле йөгерә, йөгерү спортын социаль челтәрдә актив яктыртып бара. Искәндәр ярыш саен ниндидер пари игълан итүе белән дә танылды. Мәсәлән, җиңелүләр сериясен өзәр өчен ул 2019 елда Инстаграм сәхифәсендә 20 мең лайк җыелса, бер атнадан узачак Мәскәү марафонында беренче булып килергә сүз куя. Лайклар җыела, Искәндәр җиңә.

2020 елгы ярыммарафонда исә Искәндәр янә икенче урынга калды, аны тагын бер татар егете Ринас Әхмәдиев узып китте. Сентябрьдә узган марафонда исә финишка кадәр Искәндәрнең үкчәсенә басып килгән Юрий Чечунның җиңүен күпләр һаман кабул итә алмый, социаль челтәрләрдә аның хәрәмләшүен шикаять итә. Сочида исә ул дистанция буена лидерлар арасында барса да, җиденче булып килде, спортчыга күптәнге арка травмасы комачаулады.

— Искәндәр, йөгерүдән тыш сез бит әле офиска эшкә дә йөрисез. "Яндекс"та ни белән шөгыльләнәсез?

— Әйе, сигез сәгатьлек стандарт эш көне. Мобил яндекс-хариталар эшлим, бәлки сез дә аны кулланасыздыр. Эзләү, навигация өчен хариталар, хәзер анда транспортка бәйле мәгълүмат та бар, барысын да безнең команда эшли. Без iOS өчен хариталар ясыйбыз, ягъни iPhone өчен. Без аларны яхшыртабыз, кешеләр өчен уңайлаштырабыз.

— "Яндекс", йөгерү — боларны берләштерү кыен түгелме? Ничек вакыт табасыз?

— Бик тыгыз димәс идем. Йөгерүне хобби дип алсак, һәркемнең эштән тыш нинди дә булса мавыгуы бар. Мин кирәкле ритмга эләктем дип уйлыйм һәм шул ритмны саклыйм. Беренчедән, эшкә якын яшим. Бу бик уңайлы. Тыгымнарга, метродагы этеш-төртешләргә вакыт әрәм итмим, офиска җәяү килү өчен 15 минут җитә. Иртән ашыкмыйча гаилә белән вакыт уздырам, иртәнге йөгерешкә барам, эштән соң өйгә кайтып өсне алыштырам да кичке йөгерешкә чыгам. Моннан якында гына, Лужники янында торам, яр буйлары — йөгерер өчен идеаль урыннар, беркая да барып йөрисе юк, барысы да янәшә. Ялларны гаиләмә багышларга тырышам. Аның каравы, башка бернәрсәгә дә вакыт калмый. Кемдер каядыр бара, сәяхәт итә, музейларга йөри, ә мин бу вакытта йөгерергә тиеш. Шуңа күрә мин тыгыз димәс идем, бер юнәлешкә приоритетлаштырылган, менә шул.

— Тагын бер татар йөгерүчесе Ринас Әхмәдиев белән сез танышмы?

— Без Ринас белән күптән таныш. Кайчаннан икәнен хәтерләмим, бәлки, 2016 елдан бирледер. Ул вакытта ук ул мине йөгереп узды, мин аның артыннан икенче булып килдем бугай, төгәл хәтерләмим инде. Шуннан соң ярышларда еш очраша башладык, күбесенчә Мәскәү ярыммарафоннарында кисешәбез. Яки Мәскәү "унлык"ларында (10 мең метрга йөгерү). Ул әлегә марафон йөгерми. Әлбәттә, без аның белән бик яхшы аралашабыз, төрле бәйгеләргә бергә барган вакытлар да булды, әмма һаман берни дә үзгәрми - ул мине елдан ел уза килә, мин әлегә аны узып китә алмадым(елмая).

— Ягъни Ринас — беренче, Искәндәр — икенче?

— Әле икенче булса әйбәт. Һәрвакыт икенче дә булып булмый, Ринас та һәрвакыт беренче түгел. Шулай да мин аны бер тапкыр "унлык"та уза алдым. Ә соңыннан кабат оттырдым Ләкин ел саен аның нәтиҗәләренә якынаям. Шанслар арта.

Сез ярышкан былтыргы ярым марафон йөгерү спортында 2020 елның беренче бәйгесе булдымы?

— Табигый, кыш көне йөгерү ярышлары булмый. Ә апрельдә Сочида Русия марафон чемпионаты узасы иде, апрельдән бөтен ярышларны үткәрмәскә булдылар, бөтен массакүләм чараларны яптылар. Әйе, августтагы ярыммарафон 2020 елның беренче старты булып чыга. Гадәттә йөгерү спортында иң кызу вакытлар - апрель, май, июньдә, әмма былтыр барлык чаралар да туктатылган иде.

— ​Изоляция чорын спортчылар авыр кичерде. Сез бәйгеләргә ничек әзерләндегез?

— "Яндекс" ул чорда Мәскәүдәге чикләүләргә кадәр үк өйдән торып эшләүгә күчте. Мин Мәскәүдә утыруның мәгънәсе юк дип уйладым һәм без март уртасыннан Кисловодскига киттек. Августка кадәр, дүрт ай ярым шунда яшәдек. Кисловодски — әзерләнү өчен яхшы урын. Һава торышы әйбәт, саф һава, рельеф, йөгерүчеләргә ни кирәк, шул бар. Бөтен йөгерүчеләр шунда шөгыльләнә. Миңа җай килде - ерактан торып эшләгәч, шунда ук яшәдем һәм тыныч кына бәйгегә әзерләндем.

— ​Марафоннар чорында сезнең Инстаграмдагы аккаунт бик активлаша. Фанатларыгыз барлыкка килдеме?

— Мин аккаунтны ел дәвамында актив алып барырга тырышам. Ринас менә стартлар булмаганда дәшми торырга, соңыннан язарга ярата. Стартлардан соң, әлбәттә, күбрәк кеше яза һәм активлык арта. Ә болай анда һәрвакыт язучы, күзәтүче кешеләр бар. Фанатлармы? Мин анысын белмим. Мин үз ягымнан нинди реакция барганын гына күрәм - әйе, фанатлар да, хейтерлар да бар. Гомумән, төрле аудитория бар, әмма шунысы мөһим - бу җанлы аудитория, мавыгып күзәтеп баручы кешеләр: кайвакыт борчылалар, кайвакыт ачуланалар. Чып-чын, тере кешеләр. Шунысы шәп.

— ​Сез былтыр кинәт озын гына чәчегезне кыркып аткан идегез. Бу ниндидер челленджмы?

— Мин үземә һәрвакыт нинди дә булса каршылыклар куярга яратам. Башкача яшәве миңа күңелсез. Минем өчен спорт — күңел ачу чарасы. Бу юлы Смоленскида узачак Русия чемпионатында катнашу теләге аркасында Петербурдагы ярыммарафонга бара алмадым. Алар мине көтә иде, мин оештыручыларны уңайсыз хәлдә калдырдым булып чыкты. Шуңа компенсация буларак, үз гаебемне юар өчен, әгәр чемпионатта җиңмәсәм, чәчемне кыркырга сүз бирдем. Бер ел үстергән чәч иде. Йөгерә алмадым.

— ​Нинди шарт куйган идегез?

— Мин ун километрны 28:50 нәтиҗәсе белән узарга тиеш идем. Әгәр ул вакытка сыешсам, мин Русия чемпионатында өченче урынны алыр идем. Әмма мин 29:09да килдем - бу да шәп, әлбәттә, ләкин теге нәтиҗәгә 19 секунд җитмәде. Менә шулай итеп мин үз бәхәсемдә җиңелдем һәм сүземне тоттым.

— ​Сез йөгергән шәһәрләрнең иң ерагы нинди иде?

— Сезнең укучылар беләдер - Русия инде дүрт елдан артык халыкара ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм. Аңа кадәр без бәйгеләргә еш бардык. Иң истә калганы, мөгаен, Лондон. Төгәлрәге, Рединг шәһәре. Миңа анда йөгерү бик ошады. Бу мин йөгерергә барган иң ерак нокта. Без анда әле студент чорында ук бардык, артык акчабыз да юк иде - шуңа да мин бу сәфәрне озакка истә калдырдым, Лондон арзан шәһәр түгел булып чыкты. Кениягә инде өч тапкыр бардым. Сәяхәт өчен дә, йөгерү өчен дә бик яхшы урын. Мин Кенияне тулысынча йөрәгем аша уздырдым кебек - илне дә, кешеләрен дә аңлый алам. Хәзер ниндидер яңа нәрсә телим.

— ​Лаеш районыннан килеп, Мәскәү университетына укырга кергәндә, ияләшеп китү авыр булдымы? Зур шәһәргә укырга килүчеләргә югалып калмас өчен нишләргә?

— Әйтүе авыр. Озак вакыт әти-әни янында яшәп, укып, гаилә күзләве һәм йогынтысында яшәүчеләрнең башка шәһәргә күчкәч зиһеннәре китә. Андыйлар тулаем күңел ачуга күчә. Мондый мисалларны мин җитәрлек күрдем. Монда үз башың булуы кирәк. Беренче ике ел, мөгаен, бар яктан да иң авыры, яңа урынга психологик яктан да ияләшергә кирәк. Кемгәдер үзен тыярга кирәк. Уку ягыннан да авыр чор, беренче ике елда гадәттә нагрузка күп була. Монда инде үзеңне кулга алып, ике ел түзәргә кирәк, соңрак тәгаен җиңеләячәк. Нинди максат белән килүеңне дә аңларга кирәк. Күңел ачарга килгәнсез икән - мөгаен, күпкә җитмәс. Белем алырга килсәгез, беренче чиратта укыгыз.

— ​Ник Мәскәү? Казанда да программистлыкка укып була бит?

— Бу ике шәһәрдә белем бирү дәрәҗәсе шактый аерыла. Казанны мин белем алырга теләгән урын дип әйтә алмыйм. Мин уку йортын сайлаган дәвердә үк Казанда "кодалык" зур роль уйный иде, хәзер дә зур роль уйный дип уйлыйм. Ә Мәскәүдә барыбер кешенең акылы һәм мөмкинлекләре әһәмиятлерәк. Кызганыч, безнең Русиядә шулай: барысы да Мәскәүгә агыла һәм монда бөтен мөмкинлекләр ачыла. Мин алай булуын теләмәс идем. Шулай да, минем күзәтүемчә, хәлләр яхшыра башлады, бу мөмкинлекләр әкренләп ил буйлап тарала. Әмма барыбер барысы да үзәкләштерелгән, бөтен яхшы әйбер беренче чиратта Мәскәүдә кала - белем бирү ягыннан да, хәтта сәламәтлек саклау ягыннан да. Мин яхшы белем алырга теләдем, программистлыкка төбәп бардым. Казанда да көчле вузлар бар, әмма барыбер алай ук түгел.

— ​Казанга да документлар тапшырган идегезме?

— Әйе, ләкин МДУга узгач, кире алдым. Мин ул вакытта ук Казанда нидер сатып алу яки туганны туган төртеп кертүнең ничек җиңел икәнен күзәттем. Бу миңа бер дә ошамады. Андый хәл анда хәзер бөтен сфераларда да бар. Гомумән, бу безнең шәрыкка хас сыйфат - туган-тумачалык, кода-кодачалык һәм элемтәләр. Мин туганлык элемтәләре прогресска һәм үсешкә комачауламаска тиеш дип саныйм. Алар анда, Татарстанда безгә комачаулый гына. Бу зур проблем.

— ​Хәзер, яхшы белгечкә әйләнгәч, Казанга, яисә Иннополиска чакыручы юкмы? ИТ-белгечләр, программистлар республикада да яхшы исәптә.

— Юк, миңа бернинди чакыру килмәде. Мин беләм, анда хәзер ИТ-тармак бик көчле үсә, Иннополис үсештә. Берничә ел элек минем танышым Иннополиска күчеп китте. Ул Яндекска эшкә урнашты һәм соңрак Иннополиска кайтып китте. Аңа яхшы шартлар тәкъдим иттеләр - бу мине куандырды. Бу яктан Казан шактый алдынгы кала, анда, белүемчә, беренчеләрдән булып юлларда видекамера аша күзәтүне керттеләр, соңыннан гына башка өлкәләрдә кертә башладылар. Анда үз белгечләре җитәрлек. Күргәнеңчә, Яндекс һәм башка эре ширкәтләрдә татар егетләре күп. Гади генә егетләр яшәми Татарстанда. Теләк булганда, без бик нык күтәрелә алыр идек.

— Татарстанга ​кайту теләге юкмы?

— Әлегә юк. Миңа кирәкле мөмкинлекләрне Казан әле бирә алмас дип уйлыйм. Эш мөмкинлекләрен генә түгел, спорт мөмкинлекләрен дә күздә тотып әйтәм. Спорт ягыннан анда инфраструктура зәгыйфьрәк, бик идеаль түгел. Шуңа күрә мине бик тартмый. Теләк булганда, кайта алыр идем, ләкин нәрсәнедер корбан итәргә туры киләчәк. Мин әлегә әзер түгел. Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк. Монда яшәү авыррак, эшләү авыррак, ритм күпкә тизрәк - бу яктан барысы да катлаулы. Шул ук вакытта бу шәһәр бик күп мөмкинлекләр дә бирә. Аларны кулланмасаң, бәлки, монда яшәүнең мәгънәсе дә юктыр. Яшәсәң, куллануың яхшырак. Казан яхшырак диючеләрне дә аңлыйм. Гадирәк тормыш кирәк булса, анда калу бәлки яхшырактыр да.

— ​"Татарлар йөгерә" хәрәкәте (https://t.me/tatarlarrun) белән таныш түгелме?

— Юк, ишеткәнем юк. Чакырып язганнарын да хәтерләмим, кисешмәдек тә. Мин үзебезне милләт ягыннан бүлү яклы түгел.

— ​Мегаполиста милли үзаңны саклап калу авырмы?

— Кешеләр милли билге буенча аерыла яки төркемләшә башласа, бу бер яктан яхшы - алар ниндидер мәдәниятне саклый, әмма икенче яктан бу еш кына аерымлашуга китерә. Алар башкалардан читләшә. Башкалар белән татулыкта, яхшы мөгамәләдә яшәргә өйрәнергә, милләткә карап түгел, югарырак билгеләр - интеллектуаль яки башка кызыксынуларга карап төркемләшергә кирәк. Бу бик катлаулы мәсьәлә, әлбәттә, минем белән барысы да килешмәс. Минем әти тәгаен килешмәячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG