Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Бердәм Русия" оештырган концерт өчен полиция җавапка тартмакчы


Концерт "Бердәм Русия" фиркасе ярдәме белән оештырылган. Шул ук көннәрдә хакимият коммуналь түләүләр югары булуына каршы урам чараларын уздыруны тыйды.

Уфа полициясе шәһәр мәйданында уздырылган "Табибларга рәхмәт!" түләүсез концертын оештыручыларны административ җаваплылыкка тартырга җыена. Бу чара "Бердәм Русия" фиркасенең җирле бүлеге ярдәмендә уздырылган иде. Бу турыда Коммерсант яза.

"Бердәм Русия"нең Башкортстан бүлеге бу концертны фирканең "Безнең кайгырту" дип аталган проектының бер өлеше буларак игълан иткән иде. Концертта фирканең республика бүлеге җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Шул ук көннәрдә Уфадагы коммуналь бәяләрнең артуына каршы митинг оештыру турында хакимияткә хәбәр бирелсә дә, коронавирус чикләүләренә сылтанып, түрәләр бу чараларга рөхсәт бирмәде. Протест оештыручылар моны "ике яклы стандартлар" дип атап, прокуратурага шикаять бирде. Прокуратура әлеге мөрәҗәгатьне полициягә юллаган, полиция концертны оештыручыларга админинистратив кодексның 20.6.1 маддәсе нигезендә ("гадәттән тыш хәл яки аның килеп чыгу куркынычы булганда үз-үзеңне тотыш кагыйдәләрен үтәмәү") беркетмә төзегән. Әлеге маддә кисәтү яки штраф җәзасы бирүне күздә тота.

"Табибларга рәхмәт!" дип аталган концерт Уфада 27 мартта урыс дәүләт театры каршындагы мәйданда узды. Анда чыгыш ясарга популяр җырчы Денис Мәйданов та чакырылган иде. Башта "Бердәм Русия"нең Башкортстан бүлеге әлеге концертны фирканең "Безнең кайгырту" дип аталган проектының бер өлеше дип игълан итте. Тик журналистларга аңлатма биргәндә төбәк бүлгесе фирка әлеге концертны оештыруда аз гына катнашты, бары медикларны чакыру һәм "идеология өлеше" белән генә шөгыльләнде, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG