Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга коронавирустан "КовиВак" вакцинасы кайткан һәм тиз арада беткән


Чумаков исемендәге үзәк хезмәткәрләре
Чумаков исемендәге үзәк хезмәткәрләре

"КовиВак" вакцинасы 1560 дозада кайткан булган.

Татарстанга Чумаков исемендәге фәнни үзәкнең коронавирустан "КовиВак" вакцинасының беренче партиясе кайтуы билгеле булды. Ул тиз арада ясалып та беткән. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

"1560 доза "КовиВак "вакцинасы кайтарылды. Әлеге вакцинаны ясатырга дип язылган һәр кеше вакцина алды", диде ул.

Бу партия Казанда гына бүленгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вакцинаның тагын килүен көтәләр. Вакцинаны ике атна вакыт аралыгы белән ике тапкыр иңбашның дельтовид мускулына кертәләр.

"КовиВак"ның Русиядә теркәлүе турында февральдә игълан иттеләр.

Вакцинаның төп матдәсе — SARS-CoV-2 коронавирусының инактивлаштырылган антигены. Вирус Мәскәүдәге Коммунарка һоспиталендәге авырудан алынды дип сөйләде Чумаков исемендәге үзәк мөдире Айдар Ишмөхәммәтов. Яңа вакцина 18 яшьтән 60 яшькәчә кешеләргә киңәш ителә.

Вакцинаны сынаулар әлегә тәмамланмаган. "КовиВак" җитештерүчеләр әлегә сынауларның өченче фазасы төгәлләнми торып аның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирмәде. "Беренчел нәтиҗә — 90 процентан артык, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы нәтиҗәлелек 70 проценттан артканда вакцина яхшы дип саный", диде Ишмөхәммәтов.

Русиядә моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк җитештергән "Спутник V" теркәлгән иде. Әлеге вакытта русияләргә башлыча шушы вакцина ясала. Моннан тыш, "Вектор" үзәгендә ясалган "ЭпиВакКорона" вакцинансы да теркәлде һәм әйләнешкә чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG