Accessibility links

Кайнар хәбәр

Леонид Волков Навальный штаблары ябылуын игълан итте


Леонид Волков
Леонид Волков

Русия оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның көрәштәше Леонид Волков сәясәтченең штаблары челтәре ябылуын хәбәр итте. Бу турыда ул үзенең Telеgram-каналында язып чыкты.

Волков сүзләренчә, штаблар челтәренең эшчәнлеген "хәзерге сурәттә дәвам итү мөмкин түгел", чөнки мондый эшчәнлек шунда ук экстремистлык турында маддә белән эзәрлекләнәчәк һәм штабларда эшләүчеләр, алар белән хезмәттәшлек итүчеләр һәм аларга ярдәм итүчеләргә җинаять эше ачуга китерәчәк.

"Бернинди дә ребрендинг булышмас, без хәзер ниндидер башка оешма булып кылана алмаячакбыз. Кызганычка каршы, мондый шартларда эшләү мөмкин түгел. Без рәсми төстә Навальный штабларын таратабыз" дигән Волков.

26 апрельдә прокуратура Навальный штаблары эшчәнлеген вакытлыча туктатты.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" оешмасын экстремист дип тану турында шикаять биргән иде.

27 апрельдә мәхкәмә Коррупциягә каршы көрәш фонды эшчәнлеген чикләгәнлеге мәгълүм булды.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды һәм Кеше хокукларын яклау фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешмалар бу карар белән риза түгел).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG