Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле галим Надир Дәүләт вафат


Надир Дәүләт (1944-2021)

Надир Дәүләт соңгы көннәрдә каты авырып хастаханәдә ятты.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә 76 яшендә күренекле галим, тарихчы, Азатлыкның элекке хезмәткәре Надир Дәүләт вафат булды. Бу хакта Facebookта аның җәмәгате Берил Дәүләт хәбәр итте.

Надир Дәүләт большевизм диктатурасыннан качып Кытайдагы Манчжуриягә сыенган Рокыя һәм Ибраһим Дәүләт-Килдиев гаиләсендә 1944 елда дөньяга килә. Аның әти-әнисе Гаяз Исхакый тырышлыгы белән оештырылган "Милли байрак" газетын чыгара, анда татарларның хәле, киләчәге турында мәкаләләр яза. 1945 елда совет гаскәре Манчжуриягә бәреп керә һәм Кытайга сыенган күпләгән татарны кулга ала. Рокыя һәм Ибраһим Дәүләт-Килдиевне шпионлыкта гаепләп 10 ел төрмәгә хөкем итәләр һәм икесен ике якка ГУЛАГ лагерьларына алып китәләр. ГУЛАГ юлында кечкенә Надирның сеңлесе Фәридә туа.

Яшь ярымлык Надир бабасы белән генә кала. Берничә айдан бабасы да вафат булгач Надирны Манчжуриядә калган бер мәрхәмәтле татар гаиләсе, Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясов балалыкка ала. Кытайда Мао Цзедун хакимияткә килеп 2-3 елдан коммунистлар хакимияте урнашкач Совет берлегендәге хакимияттән Кытайга сыенган меңнәрчә татар Япония, Австралия, АКШ, Төркия кебек илләргә күченә. Ильясовлар гаиләсе Төркиягә китә.

"Мин Төркиядә үстем, мәктәпкә йөрдем. 14-15 яшьләрдә аларның минем чын туган әтием белән әнием булмавын белдем. Алар моны миңа үзләре әйтте. Бу минем өчен бик зур шок булды. Мин кем, нигә мин бу хәлдә, нигә минем әни-әтием юк, кебек сорауларга баттым. Бу минем мәктәптәге укуыма да, дәресләремә дә зыян китерде. Бер ел буе шулай интектем. Аннан гына тагын акылыма килеп укый башладым. Шул миңа бик зур рухи тәэсир ясады. Мин аларны нигә алып китүләрен, нигә төрмәләргә ябуларын, нинди гаепләре булуын белергә теләдем. Алар каракмы, җинаятьчеме? Газетта язган мәкаләләре өчен генә кешеләрне шулай җәзалыйлармы дигән сораулар мине борчый башлады", дип искә ала Надир Дәүләт.

Надир Дәүләт: "Кеше хакимияткә килгәч шул кадәр бәгырьсез була аламы?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

Үсмер Надирда репрессив совет хакимияте җинаятьләрен фаш итү теләге туа, ул татарлыкны өйрәнергә, татар телен яхшыртырга карар итә һәм үзе дә татарлар турында күп укый һәм яза башлый. 1963 елда ул Истанбулда татар яшьләренең "Тукай клубы" исемле оешмасын төзүдә дә актив катнаша. 1967-1971 елларда Истанбул университетында белем ала. 1972-1974 елларда укуын Германиядә, Мүнхендагы Людвиг Максимилиан университетында дәвам итә. 1972-1984 елларда Азатлык радиосында тапшырулар алып бара. Соңнан Төркиягә кайтып фәнни эшчәнлеген дәвам итә, татарларның узган гасыр башларындагы бәйсезлек көрәшен, большевиклар хакимиятенең гамәлләрен өйрәнүне дәвам итә, тарих фәне белән ныклап шөгыльләнә.

Бертуган сеңлесе Фәридә белән Надир Дәүләт беренче мәртәбә 1990 елда Казанда гына күрешә ала. Ул чагында Надир Дәүләткә 46, сеңлесенә 45 яшь була.

Надир Дәүләт күп еллар Төркиянең Мәрмәрә университетында укыта, күпсанлы тарихи хезмәтләр авторы. Аның "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле тарихи хезмәте Азатлык сәхифәсендә дә дөнья күрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG