Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан белән Таҗикстан чик буеннан гаскәрләрен алган


Кыргызстанда Максат авылы җимерекләре
Кыргызстанда Максат авылы җимерекләре

Ике ил арасындагы чик янында хәл тотрыклы дип хәбәр ителә. Кыргызстан ягы кораллы бәрелештә 35 кешенең үлүен әйтә.

Кыргызстан белән Таҗикстан арасында килеп чыккан кораллы бәрелештә 34 кеше үлгән, 178 кеше зыян күргән, дип хәбәр иткән Кыргызстанның илкүләм иминлек комитетының чик бу хезмәте. Шул исәптән өч хәрби һәлак булган диелә. 3 майга ике як арасындагы чик буенда хәл тотрыклы, Кыргызстан белән Таҗикстан бу урынга китерелгән өстәмә хәрби көчләрен алып китүне тәмамлады дип хисап биргән оешма.

Таҗикстан ягыннан үлүчеләр 8-10 кеше тирәсе, 90нан артык кеше яраланган. Бу рәсми булмаган саннар, Таҗикстан хакимияте ягыннан рәсми мәгълүмат әлегә юк дип яза Интерфакс.

Кыргызстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәрелеш нәтиҗәсендә Баткен һәм Лейлек районнарындагы авылларда берничә дистә йорт, ун ягулык салу станциясе, өч чик буе ныгытмасы, ике мәктәп җимерелгән. Баткен районыннан 60 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Кыргызстан сәламәтлек саклау министрлыгы 35 ватандашның һәлак булуын хәбәр иткән, 183 кеше зыян күргән диелә. "Sputnik Таджикистан" сайты 16 кеше үлүен һәм 110 кешенең зыян күрүен яза.

Кыргызстан белән Таҗикстан чиге янында ызгыш 28 апрельдә "Гловной" су бүлү станциясе янында җирле халык арасында чыккан иде. Икенче көнне аңа ике илнең хәрбиләре дә кушылды.

Кыргызстан таҗик хәрбиләрен торак йортларга атуда гаепләде.

1 майда ике ил атышны туктату турында килешү төзеде, 2 майда гаскәрләрен чик тирәсеннән алуны башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG